Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Чәйнекне ничек чистартырга?

Чәйнекне ничек тиз итеп юшкыннан чистартырга: гадәти булмаган, әмма нәтиҗәле ысул.

Күптән түгел яңа ысул турында ишеттем. Чәйнекне чистарту өчен хәзер томат яки кыяр “рассол”ын кулланам.

Гади инструкция ул:

1. Чәйнек эченә рассол салыгыз.

2. Утка куеп, кайнатыгыз.

3. Суынуын көтегез – бу вакыт эчендә дә юшкын да йомшарачак.

4. Моннан соң чәйнекне яхшылап юарга гына кала.

Башка ысуллар

Әмма “рассол” һәрвакыт ярдәм итми. Шуңа күрә мин юшкыннан арынуның башка ысулларыннан да файдаланам.

Экологик вариант

Ул бернинди чыгымнар да таләп итми – бәрәңге кабыгы гына кирәк (3 урта бәрәңгенеке җитә). Тик кимчелеге бар - бу вариант кечкенә катлам юшкынга гына ярдәм итә.

Процесс үзе гади:

1. Бәрәңгене чистартыгыз, аны яхшылап юыгыз, балчык-комы калмасын.

2. Чәйнеккә салыгыз, ким дигәндә ярты чәйнек чамасы итеп су тутырыгыз.

3. Су кайнагач, аны 1-2 сәгатькә чәйнектә калдырыгыз.

4. Соңыннан суын түгеп, чиста су белән юыгыз.

Иң гади вариант

Кирәк – 1 л газировка. Дөрес, лимон кислотасы булган теләсә нинди эчемлекне алырга була.

Гади Инструкция:

1. Чәйнеккә эчемлек тутырыгыз.

2. Утка куегыз.

3. Шуннан соң аны чиста су белән юыгыз.

Чыганак: https://vilkin.pro/article/lifehack/kak-ya-ochishhayu-nakip-v-chajnike-neobychnyj-no-effektivnyj-metod?utm_referrer=https%3A%2F%2Fzen.yandex.com&utm_campaign=dbr

фоточыганак: https://pixabay.com/ru/vectors/напиток-пить-силуэт-чай-чайник-1296175/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев