Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Гел Әтнә районын кертеп сөйлиләр"

Әтнә кызларының Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашканын хәбәр иткән идем.

Форум эшчәнлегендә Яңа Шашыдан – Чулпан Корбанова, Олы Мәңгәрдән – Рүзилә Фәттахова катнаша дип язган идем. Алар тәэсирләре белән уртаклашалар -

http://atnya-rt.ru/news/kon-temasi/finnarga-isebez-kitte-tatarstan-bashkalasynda-viii-btendnya-tatar-yashlre-forumy-dvam-it

Кызларыбыз кая гына барсалар да Әтнәбез өчен горурланып йөриләр.

- Форумда Проектлар буенча сүз алып барылганны беләсез инде. Бездә проектлар юк иде. Татарстаннан 8 зур проект бар иде. Иң саф татар районы  буларак оештыручылар  безне - Әтнәне гел чыгышларга кертеп сөйлиләр. Горурланып йөрибез. Кечкенә генә мәйданчыкларда аралашканда кызыксынучыларга районыбыз турында, татарча аралашуыбыз турында сөйләдек. Гел Президиумнан Әтнәне әйткәч, безнең район белән кызыксынучылар күп, - дип сөйлиләр Чулпан белән Рүзилә. 

Бүген кызларыбыз форумдагы яшьләр белән бергә Болгарга бардылар.

"Аннан кайткач Арчага барабыз, анда шәһәр көне була икән", дип хәбәр иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев