Гореф-гадәтләребез сагындыра
Районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы “Атнакич” проекты кысаларында чираттагы утырышын уздырды.
Соңгы берничә айда таҗвирусы пандемиясе белән бәйле үзара очрашып сөйләшү, киңәшләшү насыйп булмады. Шулай булса да, районның “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы социаль челтәрләрдә кызыклы проектлар алып барды. Әлеге чараларда бик күпләр катнашты. Бик күпләр күзәтте.
Шулай да очрашу, күзгә-күз карап сөйләшү, фикер алышу, киңәшләшү сагындырылган, җәмәгать. Районның “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Райлә Галиева утырышны оештыручысы да, алып баручысы да булды. Күңгәр мәдәният йортында татар хатын-кызларына кызыклы булган күргәзмәләр оештырган. Авыл кызлары белән май канаты эшләү мизгелен караганда да, күпләрнең яшь вакытлары искә төшкәндер.
– Май канаты ясаганың бармы?
– Юк.
– Хәзер өйрәтәбез үзегезгә.
Милли киемнән киенгән кыз балаларга Райлә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Баксаң, кызларның каз канатыннан май канаты эшләгәннәре булмаган икән. Әлеге хезмәтне бик кызыксынып карадылар.
Элегрәк һәр йорт та диярлек күп итеп казлар үстерә торганнар иде. Каз итен ашау гына түгел, йортта кияүгә барасы кыз бала булса, аңа каз мамыгыннан матур итеп мендәрләр дә әзерләгәннәр. Хәзер, андый күркәм гореф-гадәтләребез сагынып сөйләргә генә калды. Заманасы белән бергә яшәү рәвешебез дә үзгәрә. Тик замана белән бергә атлап барып, милли гореф-гадәтләребезне дә исебездән чыгармый, бүгенге тормыш рәвешебез белән үреп бара белсәк бик яхшы булыр иде.
Гомумән, татар халкының үзенә генә хас гореф-гадәтләре, милли традицияләре бик күп. Аккалфакларның да максаты - аларны саклап калу, буыннан буынга җиткерү. Бигрәк тә яшьләребезгә күрсәтү, өйрәтү. Очрашу барышында мәдәният йортында урнаштырылган күргәзмәләр дә – кул эшләре белән бергә аш-суга осталыкны да чагылдырырга тырышканнар. Ә менә үзебезнең милли ризыкларны пешерә белү бер вакытта да зыян итми. Татар халкы гомер-гомергә аш-су әзерләргә оста булган. Төрледән төрле оригиналь, тәмле ризыклар пешергән. Пешерү бер осталык таләп итсә, ризыкны матур итеп бизәү икенче осталык таләп итә. Очрашу барышында бәлеш читен матур итеп ясап күрсәткән Гүзәл Габдрахманованың да кулларына күз иярми.
Биредә шулай ук авылдашлары Мәхмүт Хәкимҗановның агачтан ясаган эшләнмәләре күргәзмәсе дә куелган иде. Ә монысы үзе бер сихри дөнья. Мәхмүт абыйның фантазиясенә исең китәрлек. Агачтан ясалган эшләнмәләр белән газетаның инстаграм челтәрендә танышырга була.
Шулай ук Гөлүсә Гатиятуллинаның кулдан эшләгән мультфильм геройларына сокланмый мөмкин түгел. Алар искитәрлек.
Очрашу барышында бик күп фикерләр әйтелде, тыңланды. Башкарылган эшләргә дә нәтиҗәләр ясалды. Алга бурычлар да куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев