Әтнә таңы

Ике мең дә егерменче елны бергә башладык

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Бүген сез 2020 елның беренче санын кулыгызга аласыз.

Сагындыргандыр… Озын-озак Яңа ел бәйрәмнәре булу сәбәпле, газетабызның беренче саны 10 гыйнварда гына чыкты. Район хәбәрләре белән сайттан танышып бара аласыз, дисәк тә, “Газета сагындырды”, – диючеләр күп булды.
Ә Яңа елга, Аллага шөкер, тиражыбызны узган елдан киметми, тугры газета укучыларыбыз  белән кердек. Безнең белән бергә булган, аерылгысыз дусларыбызга, газетабызга язылу чорында тырышып эшләгән почтальоннарга, аларның җитәкчеләренә, гомумән, барлык җитәкчеләргә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Кирәк чакта ярдәм кулы сузган дусларыбызга да чиксез рәхмәтлебез.
Киләчәктә дә бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә ярдәм итеп эшләргә язсын. Яңа еллар бары тик куа­нычлар гына алып килсен. Гаиләләребездә иминлек булсын. Ә без, үз чиратыбызда сезнең белән бер сулышта булып эшләргә тырышырбыз.

Реклама

Ф.Кадимов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: