Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Изгелек"тә өйрәнүләр узды

"Изгелек" үзәге алдан расланган план буенча, «Янгын вакытында хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре һәм шәхси саклану чараларын куллану» дигән темага тренировка уздырды.

Биредә хезмәткәрләрнең теоретик белемнәре тикшерелеп, төрле махсус күнегүләр уздырылды. Шулай ук хезмәткәрләр янгын чыкканда шәхси саклану чаралары белән файдалану кагыйдәләрен дә күрсәттеләр. Үзәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә: "Күнегүләрнең максатлары һәм бурычлары тулы күләмдә үтәлде".

Барлык автоматик янгын саклау системалары эшли. Соңыннан, террорчылыктан саклануны арттыру, теоретик һәм практик белемнәрне ныгыту максатыннан, «Шикле предметларны ачыклаганда хезмәткәрләрнең гамәлләре» темасына тренировка да үткәрделәр.

Мәгълүматлар һәм фотография "Изгелек" үзәге сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев