Әтнә таңы

Кабакка ничә бармак кирәк...- күңгәрләр белә

Сез дә үткәреп карагыз...

Күңгәр мәдәният йортында  гаҗәеп кичә узды. Исеме генә ни тора:  "Кабак һәм дә ун бармак" (12+)

Мәдәният йорты хезмәткәрләре яшүсмер кызлар өчен тормышта бик тә кирәкле, файдалы кичә үткәрде.  12 яшьтән 19 яшькә кадәрге кызларны чакырып, кабак бәлеше пешерделәр алар. "Әлеге чара ничә юнәлешне үз эченә алгандыр, галәмәт тә күңелле булды",-  дип хәбәр иттеләр. Кабагын да чистарттылар, дөгесен дә чүпләделәр. Камырын да үзләре әзерләделәр. Ничә бармак кирәге дә мастер-класс барышында ачыкланды. 

Реклама

Кызлар үзләре пешерергә дә, уйнарга да өлгерделәр. Лилия апалары  пешерү серләренә төшендерде.  Тамашачылар да кабакнын мен төрле файдасы барлыгын  белделәр.

Р. Галиева фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: