Әтнә таңы

Каенсарлар савап эшләде

Кичә, 10 ноябрь көнне,

Күәм авыл җирлегенең Каенсар авылында авыл мулласы Хәмит Бадиков җитәкчелегендә авыл халкы зират чистартты.

- Иртәдән тотындык, төшке ашка кадәр байтак эш эшләнде. Сынган агачларны җыйдык, чабасын чаптык. Коелган яфракларны җыйдык, зират чистарып калды. Ел да шулай елга ике тапкыр җыйналып, чистартып алабыз. Барыбызга да шунда барасы...- ди Хәмит Нәкыйп улы. 

Реклама

Районыбыз авылларында шулай чистарту эшләре бара хәзерге вакытларда. Һәм моңа сокланмый мөмкин түгел.

Х.Бадиков фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: