Әтнә таңы

Халык килер инде ул, тавыш бирергә мәче дә килгән

Үзара салым буенча җирле референдум уза Әтнәдә.

Төш вакытына тавыш бирүчеләр активлашканнан -активлаша. Баштарак берән-сәрән генә килгән авыл халкы, төш вакытына бергәләп, гаилә әгъзалары белән дә килә башлады.

"Ашыт" спорт-мәдәни үзәгендә урнашкан 997 нче сайлау участогына хәтта мәче дә килгән тавыш бирергә. Горур гына керде мәче, урналар урнашкан җирләрне бик игътибар белән карап, бюллетень биргән комиссия членнарына таба китте. Барыбыз да елмаеп күзәттек аны. 

Реклама

- Кеше килер инде, мәче дә килде әле монда тавыш бирергә,  -  дип сөйләште комиссиядәгеләр.

Ә тавыш бирүгә килсәк, " 11.00 сәгатькә өч йөздән артык кеше тавыш бирде инде. Әле калганнарын саналмаган", - диде сайлау комиссиясе җитәкчесе Роза Фидаева.

Автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: