Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Хушлашу шулай тиз булыр дип башыбызга да килмәде

Хушлашмый да китеп бардың, Аерылулар бик авыр бит...

13 август иртәсе безнең гаиләбезгә авыр кайгы алып килде. Аяусыз үлем арабыздан бер-бер артлы иң якын кешеләребезне – әтиебез Касыймов Марсель Газиз улын һәм тормыш иптәшем Касыймов Марат Марсель улын алып китеп, без – гаиләсен ятим калдырды.
Көчле, шат күңелле, сау-сәламәт, тормышны, гаиләсен, балаларыбызны өзелеп яратучы терәгем – Марат, бу авыруны җиңеп чыгар дип өметләндек. Хушлашу шулай тиз булыр дип башыбызга да килмәде. Иң якын кешемне югалту кайгысын сыгылып төшкән вакытымда туганнар, якыннар, хезмәттәшләребез, авылдашларыбыз иңен куйды. Хәлебезне җиңеләйтергә тырышкан Әтнә үзәк шифаханәсе җитәкчеләренә, врачларга, үзем белән эшләгән хезмәттәшләремә, Марат белән эшләгән иптәшләренә, классташларына, туганнарыбызга, якыннарга мораль-материаль ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезгә борчу-хәсрәт бирмәсен, игелек-изгелекләрегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Олы ихтирам белән Маратның тормыш иптәше,
балалары. Түбән Бәрәскә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев