Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Кышлау паркы: беренче кунак – Салават

Авылның нәкъ уртасында урнашачак парк турында газетабыз битләрендә еш яктыртып килдек. Һәм ниһаять, ул шушы көннәрдә рәсми рәвештә ачылды.

Биредә әзерлек эшләре әле 2017 елда ук башланып киткән иде. Ул чакта иске балалар бакчасы урынын җыештырып, парк өчен урын әзерләп куйдылар. Төп эшләр 2018-2019 елларда барды биредә. Үзара салым акчасының бер өлешен әнә шушы паркны булдыруга тоталар. Паркның ике ягында урнашкан тарихи стендлар исә Татарстан дәүләт советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинның Кышлау халкына бүләге дисәм дә, ялгышмам. Авыл тарихы, аның тырыш хезмәтчәннәре, алдынгы колхозчылар, дәүләт бүләге ияләре – барысы да урын алган ул стендларда.
Паркның күрке – иркен, зур сәхнә. Монысы җәй көннәрендә төрле мәдәни чаралар үткәрү, концертлар кую өчен. Тамашачылар өчен утыргычлар да урнаштырылган. Бала-чагаларга уйнарга мәйданчык та бар биредә. Гомумән, бизәлеш ягыннан бик матур ул. Парк түренә узганда махсус тимер аркалар аша узасың, алары үзенә бер ямь бирә. Бөтен җирдә чәчәкләр, яшеллек. Тирә ягы челтәр койма белән әйләндереп алынган. Бу авыл тирәсеннән узсагыз, кереп, күреп чыгыгыз.
Парк ачылу уңаеннан авыл халкы өчен күңел ачу программасын Габдулла Тукай исе­мендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары әзерләгән иде. Бик кызык­лы итеп, уен-көлке, җыр- моң белән алып бардылар. Күптән онытылган дип саналган “Гөлбану”, “Капкалы” кебек уеннарга да җан өрде артистлар – авыл халкы алар белән бергәләп рәхәтләнеп күңел ачты. Кышлау мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зөлфия Шакирова авылдашлары өчен авыл тарихы белән бәйле сораулар әзерләгән иде – җавап бирүчеләргә бүләкләр дә эләкте.
Авылның әле барлыкка килгән вакытларында Гыйльминаз дип йөртелүен, мәсәлән, чарада катнашучылардан берәү дә белмәде.
Кытаймас, Кышлау исем­нәрен ул соңрак алган. Кайсы елда күмәк хуҗалык булып оешкан, нинди исем йөрткән, Бөек Ватан сугышына авылдан ничә кеше китеп, аларның ничәсе әйләнеп кайтмаган – бу сораулар, дөрестән дә, бик кызыклы иде.
Бәйрәм булгач, кунаксыз да була алмый инде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, биредә булган үзгәрешләргә үзеннән зур өлеш керткән депутат Лотфулла Шәфигуллин, Татарстан респуб­ликасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова һәм җырчы Салават үзе кунак булып килде бирегә. Авыл халкын шундый матур парк ачылу белән котлап, Салават Фәтхетдинов үзенең җырын да бүләк итте.  
Киләчәктә авылда тагын бер парк эшләнер дип көтелә. Анысы бераз кечерәк булса да, халык өчен бик кирәкле булыр дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, чишмә дә булачак анда. Ә чиш­мә суы, билгеле, чәй өчен бик тәмле.
– Су буенда урнашкан “Гыйбади чишмәсе”н 250 метр өскә менгездек, – ди Кышлау авыл җирлеге рәисе Рәхинә Шакирова. – Чишмәгә кыш көннәрендә төшү авыр иде. Шуңа да халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, урынын үзгәртергә булдык.Биредә эшләр шулай ук үзара салым акчасының бер өлешенә башкарыла. Чишмә тирә-ягына брусчатка җәелде.
Шулай ук чишмә янына декоратив кое­лар, тегермәннәр куйдык. Авылыбызның тагын бер матур почмагы булып, халыкны куандырып торыр, дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев