Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Ленин хуҗалыгы җирлектәге хатын-кызларны бәйрәм белән котлады

"Безне бервакытта да бәйрәм белән котламый калганнары юк, ирләрне дә котлыйлар. Тик бүгенгесе искитмәле булды", - дип хәбәр иттеләр Ленин исемендәге хуҗалыкта эшләүче хатын-кызлар.

Ленин исемендәге хуҗалык җирлектәге хатын-кызларны бәйрәм табынына җыйды.

- Шулкадәр җылы, рәхәт бәйрәм кичәсе булды бу. Дүрт сәгать буе барган бу бәйрәмнең  тәэсире әле озакка җитәр. Җырладык, биедек, өстәлләр артында утыручылар үзара ярышты. Хәтта "Туган тел"не дә җырладык. Тамадалар, артистлар шулкадәр әйбәт булды. Бездә бәйрәмнәр һәрвакыт матур уза. Тик монысы аеруча күңелгә якын булды. Һәр хатын-кызга булган аерым игьтибар күңелләрне нечкәртте. Кем әйбәт эшләгән, кемдер гаиләсендә үрнәк, кемдер авыру кайнанасын карый...- менә шул тәртиптә сөйләп, барыбызны котладылар. Берәү дә онытылмады. Иң матур сыйфатларны атап, иң матур сүзләрне табып, бәйрәм белән котлады хуҗалык рәисебез Илгиз Вилдан улы Хәйруллин.Үзе җырлый, үзе бии, үзе шигырен сөйли.  Мондый җитәкче бездә генә.  Ул безнең бәхеткә, авыл халкы бәхетенә тугандыр. "Илсөя" кафесы да бик игелеклен булды авыл халкына, тәмле пешерәләр, үзе арзан. Рестораннарча хезмәт күрсәтәләр. Эштән кайтканда кайнар ризык алып кайтабыз, пешереп тә мәшәкатьләнмибез хәзер. Менә шулар әзерләгән табыннарда сыйланып, чәчәкләр күтәреп кайттык ул көнне. Әле бәйрәмгә кадәр шушы бәйрәм белән котлап, карталарыбызга күчкән саллы гына сумма - премия акчасы да бар. Рәхмәт безне олылаучыларга, ничек тырышып эшләмисең инде. Ялагайлану дип кабул итмәгез, юк. Бу - безнең хуҗалыкның, җитәкчеләрнең яшәү рәвеше, - дип хәбәр иттеләр шушы Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүче, эшләүчен хатын-кызлар.

     -Башка җирдә дә шулаймы икән ул, - диләр. Үзләре үк:  " Бу бездә генә", дип тә әйтеп куя алар.

Афәрин! Менә шулай яшәү кирәк. 

Ф.Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев