Әтнә таңы

Матурлыктан тәм табып

Гөл-чәчәкләргә төренеп утырган бу өй яныннан битараф кына үтеп китеп булмый. Чәчкәләрнең ниндиләре генә юк биредә.

Реклама

Дөрес, бүген ишегалдында яисә капка төбендә үсеп утырган чәчәк белән берәүне дә гаҗәпләндерә алмыйсың. Беренчедән, чәчәк орлыклары, үсентеләр һәр почмакта диярлек сатыла. Икенчедән, җаның ни тели, шул төр чәчәкне үстерү мөмкинлеге дә бар. Тик менә аларның төсләрен туры китереп, чәчәк ату чорына карап утырта белү осталыгы гына һәркемнең дә кулыннан килми.
Мондый чәчәкләр патшалыгы кайда, дисезме? Күлле Киме авылында. Бу авыл аша узсагыз, иренмәгез, бер карап китегез әле. Бик матур, дөрестән дә. Өй хуҗалары үзләре дә чәчәкләрдәй бик сөйкемле, ихлас, ачык кешеләр икән. Хуҗабикә Рузия ханымны гына алыйк. Кызлар кебек җитез, уңган-булганлыгы йөзенә чыккан. Бик якын кешесен очраткандай куанып каршы алды ул мине. Чибәр, үз яшенә карата күпкә яшь күренгән бу ханым үзе дә чәчкә кебек. Тик күзләрендәге моңсулык кына үзәкләрне өзә...
Рузия Сабирова тумышы белән Ары авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач Чаллыда эшли, соңрак җылы якларга – Ташкент шәһәренә юл ала. Әмма озак тормый. Яшьләй йөргән яры Фәрит белән тормыш корып җибәрәләр. Данлыклы кибетче, аш-су остасы Гөлсинә апаның килене үзе дә кайнанасына охшап килә. Әле дә бик яратып ”Бик яхшы, булган  кеше иде”, – дип искә ала аны Рүзия ханым.
Тормыш иптәше Фәрит белән бу нигезгә алар 1986 елда килеп төпләнәләр. Ул чакта олы уллары Фәнилгә – ике яшь, төпчекләре Рамилгә исә ике ай гына була. Гаилә башлыгы күп еллар бригадир булып хезмәт куя, Рузиягә исә кибетче булып та, колхоз бухгалтериясендә дә эшләргә туры килә. Лаеклы ялга китәр алдыннан мәктәп ашханәсендә хезмәт куя.
2005 елда олы уллары Фәнил Илсөя исемле кызны килен итеп алып кайта. Кызлары итеп кабул итәләр аны бу гаиләдә. Яшь гаилә баштарак Казан шәһәрендә яши. Яшьләр әти белән әни булырга әзерләнә, өлкәннәр исә әби-бабай булу шатлыгын татып карауны түземсезлек белән көтә. Дөнья түгәрәк була ул көннәрдә аларның барысы өчен. Рамил дә техникумда яхшы гына укып йөри. Спортка гашыйк егет авыл хуҗалыгы техникумының волейбол командасы составында Татарстан чемпионы исемен яулый. Егеткә зур өметләр баглап торалар. Әмма... Мотоцикл белән иртәнге якта өйгә кайтып килгән Рамил фаҗигагә юлыга. Егет мәңгелеккә күзләрен йома. Иң авыр минутларын бергәләп кичерә бу гаилә – бер-берсенә терәк булып, сынар чакта да, сыгылмый калалар. Нәкъ кырык көннән гаилә өчен олы сөенеч булып беренче онык­лары Фәнзил туа. Әнә шул малай белән юаналар Сабировлар, олы улларының гаиләсе белән бергә, бер түбә астында бер йодрык булып гомер кичерә башлыйлар. Бүген дә Сабировлар гаиләсе күпләр өчен үрнәк булып тора. Халыкта өч бала – ике бала, ике бала – бер бала, бер бала – юк бала, дигән әйтем бар. Тагын берәр бала алып кайтасы калган дип, үкенгән чакларыгыз булмадымы, – дип кызыксынам Рузия ханымнан. – Юк, беркайчан да ул хакта уйлаган булмады. Аллага шөкер, бүгенге көндә улым янымда, “әни” дип өзелеп торган кызым бар, килен түгел ул миңа, кызым, яраткан оныклар яныбызда – шуннан да олы бәхет була аламы?! Үзенекен үзе генә белә торгандыр, ана кеше өчен баласын югалту – бик зур җан ярасы. Әмма шуңа да карамастан, тормыштан тәм табып, һәр туар таңга шатланып яшәргә үзендә көч тапкан бу гүзәл зат, гомумән, бу гаилә соклангыч.
– Чәчәкләр белән шушы нигезгә күчкәннән соң кызыксына башладым, – ди Рузия. – Элегрәк бит роза, гортензия, клематис кебек ят чәчәкләр юк иде. Күп итеп астра, бархатцы, георгин утырта идек. Хәзер исә, Аллага шөкер, сайлау мөмкинлеге бар. Интернет аша да алдырып була. Кызым да үземә ошап килде, моның белән ул да бик кызыксына, бергәләп эшлибез.
Бу эштә иң зур таяныч булып – тормыш иптәшем Фәрит тора.
 Аның ярдәменнән башка башкарып чыгып булмас иде, – дип елмая ул. Әле бит чәчәкләр белән генә түгел, җиләк-җимеше, яшелчәсе дә бар. Абзар тулы малы бар.
Дөньяга елмаеп карасаң – ул да сиңа елмая, – дигән гыйбәрәне ишеткәнегез бардыр. Тормышка, дөньяга елмаеп карый алар. Бер-берсенә яшәү көче биреп яшиләр. Күңелләре саф, изге – шуңа да бар җаннары-тәннәре белән матурлыкка гашыйк затлар гомер кичерә бу йортта. Гаилә ишеген башка бер кайчан да кайгы җилләре кага күрмәсен, тормышлары сөенеч- шатлыктан гына торсын иде. Алар моңа бик лаек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: