Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мәдәниятта эшләүче хатын-кызларны хөрмәтләделәр

Егерме еллап мәдәният өлкәсендә эшләп, мондый хөрмәтләү күргән юк иде әле.

«Киңәшмәгә генә дип килгән идек, чәчәк күтәреп, үзебезнең хатын-кыз икәнлегебезне аңлап кайттык. Ә күпме уңай энергия. Безгә шундый матур хисләр кичерерлек чара үткәргән һәркем исән-сау эшләсен. Җитәкчебез Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинованың үз кул астында эшләүчеләргә булган мондый игътибарыннан без бик канәгать. Безнең дә аңа булган хөрмәтебезне кабул итсен», дип әллә ничә мәдәният йорты җитәкчесе, китапханәче шалтыратты кичә. Мактаганны тыңлау да рәхәт икәнне белсәгез иде сез.

Әлеге сер тулы киңәшмәне район мәдәният бүлеге мөдире Гөлнара Реваль кызы Галәүтдинова җыйган. Үткәрү идеясе дә аныкы. "Ә калганын күтәреп алган ир-егетләребезгә, оештырган баянчыбыз Фарис абый Биккининга рәхмәт. Мәдәниятта эшләүче һәркем шәхес. Эше дә күпкырлы, тәүлек дәвамында тынгы юк. Мин бик сокланам, горурланам алар белән. Киңәшләшеп матур итеп эшлисе эшләребез дә күп булсын.", - ди Гөлнара Реваль кызы үзе.

Ә киңәшмә - бәйрәм менә бу рәвешле дәвам итә. “Музыка астында Рамил Шәрәфиев матур шигырьләр белән концертны башлап җибәрде. Махсус кунак - Арча егете Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимҗанов үзенен матур җырлары белән кызларны котлап китте. Җырдан соң Кышлау мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе үзенең шаян шигырен укыды. Комыгурҗа мәдәният йорты директоры Рәсим Галимҗанов үзенең матур җырларын бүләк итте.Татарстаннын халык артисты Марат Хабибуллин үзенең котлауларын җиткерде. Мәңгәр халык театры режисеры Рафис Сәләхетдинов шаян шигырьләрен сөйләп,  үзенен матур җырын башкарды. Рамил Шәрәфиев матур итеп шигырь укыганда бөтен ир затлары залга төшеп, хатын-кызларыбызга чәчәкләр тапшырды” - күзалдыгызга килдеме?

Афәрин, ир-егетләр. Хатын-кызлар күңелен күрергә күп тә кирәкми, югыйсә.

Сөбеханаллаһ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев