Әтнә таңы

Менә болар авылны күтәрә торган егетләр - "Башваткыч"тан кайттык

Кичә, бер төркем артистларга ияреп, Казанга барып кайттым.

Олы Мәңгәр халык театрында уйнаучы өч егет - Алфир Шакиров, Рамазан Сәләхетдинов, Рәдис Хисмәтуллин "Башваткыч" тапшыруына төшеп, бер дигән уен күрсәтеп кайттылар.

Уен темасы Олы Мәңгәр авылына багышланган иде. Аның тарихы, яшәеше, бүгенгесе-киләчәге барысы да тапшыру  барышында ачылды. Замана яшьләре авыл тормышын шулкадәр матур итеп ачып бирә алдылар, үз авыллары белән горурланып, берсен-берсе бүлдереп сөйләүләренә  без, җанатарлар да, сокланып утырдык.

Алып баручы Зөлфәт Зиннуровның  "Авылларда  яшьләр калмый, дип әйтәләр" диюе булды...  - безнекеләр бер-бер артлы дәлилләр китереп, матур итеп, татарча җөмлә, ышанычлы дәлилләр белән ник авылда яшәүләре хакында сөйләделәр. "Мәңгәр" хуҗалыгы уздырган спорт ярышлары да бик күп икән. Кайберләрен үзем дә белми калганмын.

    Спектакльләрдән өзек уйнаулары, Алфирның Мөхәммәт Мәһдиев әсәреннән монолог сөйләве, Рамазанның искиткеч матур итеп җырлавына без үзебез дә сокландык.  Ә театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов үзенең һәвәскәр артистлары өчен азрак дулкынланды да бугай. 

Реклама

"Башваткыч"ны төшерүче режиссерлар  -  Зөлфирә Мөхәммәдиева, Миләүшә Гарипова, үзебезнең якташыбыз Әлфирә Мәһдиевада аларның чыгышларын хуплап тордылар.

     Әлеге коллективны оештырып, автобусын  биреп,  юлга чыгарып җибәргән мәдәният бүлеге мөдире Азат Гыйльметдин улы  Хәйретдиновка, ягулыгын салып, юлга "командировный" акчаларын биреп чыгарган "Мәңгәр" хуҗалыгы рәисе Тәлгать Габделхак улы Мостафинга, автобус шоферы Фәнискә,  мәңгәрләр генә түгел, мин үзем дә рәхмәтемне әйтәм. Хөрмәт һәрчак ике яклы була. Менә шундый кайгыртучанлык булганга күрә, алар, авыл яшьләре, хуҗалыкның бар эшендә катнашучылар  авылны ничек күтәрергә белмиләр. Юлда барганда да үзләренчә планнар кордылар. 

Ваемсыз да, битараф та түгел замана яшьләре. Алар җирдә нык басып торалар. Уен карарга күңелле булыр. Кайчан буласын хәбәр итәрбез. Әлегә фотоларын карый торыгыз.

Сүрия Мингатина фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: