Әтнә таңы

«Мәңгәрләр көн дә килми...”

Тарих төпкелендә яткан энҗе-асылташларны мирас итә белүче бәрәскәләр әнә шулай зурлап әзерләнеп, бик якын туганнарын көткән күк каршыладылар мәңгәрләрне. Барысы да алдан җиде кат үлчәп, җиде кат киселде.

   “Нәкъ менә безнең Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләрне зурлап үзләренә, Олы Мәңгәр авылына чакырып,  бик җылы очрашу оештырганнары һәм әле дә безнең яшәешебез белән кызыксынып торганнары, өлкәннәребез күңеленә очкын салып кайтара  белгәннәре өчен дә,  Мәңгәр китапханәсенең “Асылташ” клубына йөрүчеләргә   бик рәхмәтле  без. Үзебез дә шул көннән башлап бу җирлеккә, бу авыл халкына, Олы Мәңгәр авылы тарихына икенче күзлектән карый башладык”,- дип сөйли Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Реклама

“Чыгышы белән Олы Мәңгәр җирлегеннән булучылар  байтак икән безнең Бәрәскәдә, аларны да барлап алдык, үзебезнең кафеда гына да бу авылның осталары эшләгәненә куандык.Уртак уңышлар, уртак танышлар... Аллаһы Тәгалә тик торганда гына бу ике авылның зыялы, зирәк өлкәннәрен бергә очраштырмагандыр... - "Дуслык күпере"нең  дәвамын газетадан укырсыз.

автор фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: