Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Миңкамал әбигә дә 90 яшь тулды

Ары авылында гомер итүче Миңкамал Сәмигуллина олуг юбилеен билгеләп үтте.

Районыбызның Ары авылында туган, үскән, гомер кичергән Миңкамал әби бүгенге рәхәт тормышка сөенеп туя алмый. 

- Кыенлыкларны күп кердек, Аллаһы Тәгалә шуңамы картлык көнемдә рәхәт тормыш насыйп итте, - дип шатлана ул. Өч кыз, өч ул анасы булган Миңкамал әбинең, бүген оныклары, оныкчыклары да бар. Тик менә бер баласы гүр иясе булган.

Әбекәйне юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев