Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Мәктәпләргә сертификат тапшырылды

Спорттагы ел нәтиҗәләре буенча Әтнә районының спорт мәктәбе җитәкчелеге район җитәкчелеге белән берлектә

районыбызның төрле спорт ярышларында катнаша торган җыелма командага кергән укучыларны Каенсар урманына чакырып, бәйрәм уздыруларын язган идек. 70 балага бүләк тапшырылды. 

Укучылар кичке сәгать 6га кадәр бәйрәм иттеләр. Алган тәэсирләрен әле дә сөйләп  бетерә алмыйлар.

-Бәйрәм рухында узган ярышта булдык, пылау ашадык, ике төрле шашлык бар иде, тәм-томнар, чәйләр гел кайнап торды. Җиләк-җимешнең нинди генә төре юк иде.  Сладкая вата ашадык. Попкорн да бар иде, батутта да күпме кирәк шуның кадәр сикердек. Безне район җитәкчеләре Фәрит Мансур улы белән, Айрат Фәнил улы котлады. Мәктәп директорларына да бүләк бирделәр. Рәхәтләнеп атракционнарда уйнадык. Иң читене: бассейннан  балык тоту булды...- дип сөйли спорт сөючеләр. 

- Мондый чаралар бик кирәк. Бирегә 8-9 классларга кадәрге балаларны җыярга тырыштык, чөнки киләчәктә менә шушы балалар район данын яклап чыгыш ясаячаклар. Югары сыйныф укучылары монда юк, вакытында аларга да бәйрәм ясалды. Мәктәпләргә сертификат тапшырып, аларга да үзебезнең рәхмәтебезне әйтә алдык, - ди Ирек Мөхәммәтшин.

Тугызьеллык мәктәпләр арасында 10 меңлек сертификатка – Олы Мәңгәр төп мәктәбе, 7 меңлек сертификатка – Яңа Шашы һәм 5 меңлек сертификатка Түбән Көек мәктәпләре лаек дип табылды. Урта мәктәпләр һәм техникум арасында шулай ук 10 меңлек сертификатка -техникум, 7 меңлек сертификатка -Олы Әтнә урта мәктәбе һәм 5 меңлек сертификатка Бәрәскә мәктәбе лаек дип табылды.

Ф.Филатова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев