Нәрсә ул бал балы? Аны ничек ясыйлар?
Натураль продукт итеп хәзерләгән очракта да, артыгын эчкәндә, аның кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булуын истән чыгармаска кирәк.
?Мин “Кызыл таң” гәзитенә гадәти булмаган сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Ул — бал балы серләре турында. Әлбәттә, бу сорауны дөрес кабул итүегезне үтенәм. Сүз аны аракы урынына куллану яисә сату белән шөгыльләнү өчен җитештерү турында бармый.
Элекке заманнарда Русиядә хәмерне әлегедәй артык һәм тәртипсез рәвештә кулланмаганнар. Авылда да аракы белән мавыгучылар сирәк булган. Ә менә зур чараларда, кешеләр якыннары белән җыелып очрашканда, бал балы эчеп, күңелләрен күтәргән. Күрәсең, ул экологик яктан да чиста булгандыр. Ярый, болары тарих, тормыш белән бәйле.
Эш шунда, соңгы елларда республика күләмендә үткәрелгән зур аграр чаралардагы күргәзмәләрдә бал балы да продукция буларак күренгәли башлады. Аны хәтта телевизордан да күрсәттеләр. Димәк, чамасын белеп кулланганда, рәсми рәвештә тыелган эчемлек түгелдер, дип уйлыйм. Шул аграр күргәзмәләрдә бал балын җитештерү (безнең якта бал кою дип тә сөйләшәләр) серләре белән кызыксынган идем, әмма ул серне ачарга теләмәделәр.
Мөмкин булса, бал балын кою, аны саклау тәртипләре турында җентекләбрәк язсагыз иде.
Балтач районы.
Борынгы Русиядә, тарихи мәгъ-лүматларга караганда, балны агач мичкәләрдә 20 елдан алып 60 елга кадәр әчеткәннәр. Чын бал шулай эшләнергә тиеш тә, чөнки бал үзе натураль консервант һәм аның чималы иң озак вакыт әчүче продукт булып тора.
Алкогольле продуктка караш һәм үзгәрешләр ХХ гасырда барлыкка килә. Бал балын җитештерүчеләр спиртлы эчемлек хәзерләүне тизләтү максатында чүпрә куллана башлый. Һәм фәкать чүпрә нигезендә эшләнгән бал балы дистәләрчә ел түгел, ә ике-өч ай эчендә өлгерә. Өй шартларында эшләнгән бу эчемлеккә төрле шифалы үләннәр кушыла, җиләк-җимеш өстәлә. Һәм мондый өстәмәләр бал балына тагын да хушрак ис һәм тәм бирә.
Бал балын эшләү катлаулы түгел. Иң мөһиме, ни дәрәҗәдә ул сезгә ашыгыч кирәк? Шуннан чыгып рецептлар сайлана. Әгәр вакыт көтә икән, балны озаграк әчетергә кирәк. Бу алым элекке заманнардагы бал балына охшаш эчемлек хәзерләргә ярдәм итәчәк. Озак әчегән бал балында балның үзендә булган барлык файдалы ферментлар да сакланачак. Тик шунысын да онытмагыз: әчергә куйган бал балы әзер булу берничә елга сузылырга мөмкин.
Бал балын кайнатып эшләгәндә әчү процесслары кыскара. Бал җылынганда аның шикәре таркала. Мондый бал балы атна-ун көн дәвамында да әзер булырга мөмкин.
Әлеге эчемлекне эшләү өчен балның бөтен төре дә яраклы. Бары тик рапс һәм көнбагыштан җыелганы гына киңәш ителми. Иң яхшысы — чәчкә балы. Эчемлекнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуы да чималга бәйле. Яңа аертылганын сайлыйсызмы, элекке елдагысынмы — аерма зур түгел. Әмма әчи башлаган һәм әче тәм кергән балны бу максатка кулланмагыз.
Ничек эшләнә?
Ингредиентлар:
Бал — 3 килограмм (2 литр)
Су — 10 литр
Чүпрә — 1 чәй калагы
Бал балы кайнату өчен башта сосла кайнатыла. Моның өчен башта тирән кәстрүлгә 10 литр су салып җылытырга кирәк. Балны бары тик җылы суга салып бутау зарур. Аны кәстрүлдә җылына башлаган суга әз-әзләп болгата-болгата салыгыз. Әгәр балыгыз алдан эретелгән булса, эшегез җиңелрәк барыр. 10 литр судан һәм ике килограмм балдан 10 литр сосла калырга тиеш. Моның өчен сосланы 95 градустагы кайнарлыкка җиткереп, аңардагы артык суны пары белән алырга кирәк. Таләп ителгән күләмне калдыру өчен башта кәстрүл стенасында билге куйсагыз да була.
Кагыйдә буларак, умарталыкта бал фильтр аша үткәрелми. Шунлыктан, аның составында башка чит продуктлар да булырга мөмкин. Кайнатканда алар өскә калкып чыга. Аны җыеп алу катлаулы түгел. Гадәттә, алар сосла өстендәге күбектә туплана. Күбекне җай гына җыеп алырга кирәк. Аны берничә тапкыр җыялар. Сосланы вакыт-вакыт болгатып торырга кирәклеген дә онытмагыз. Бал балын сосладагы артык 2 литр су парга әверелеп агып беткәнче кайнаталар.
Әгәр бал балына бераз әчкелтем тәм кирәк дип тапсагыз, кайнату барышында сослага колмак салырга мөмкин. Киптерелгән колмакны марляга салып таралмаслык итеп бәйлиләр һәм аны кайнап торган бал балына бераз вакытка салып торалар.
Кайнату процессы тәмамлангач, кайнар эчемлекнең бер өлешен аңарда чүпрә бутау өчен аерым савытка алырга кирәк. Ул кайнарлыгы 30 градуска кадәрле төшкәнче суытыла. Чүпрәнең җиләк-җимеш шәрабы әзерләгәндә кулланыла торганын сайлагыз. Ул спиртлы эчемлектәге чүпрә тәмен киметергә булышлык итә.
Бал балына салынган чүпрәне тарату өчен зур булмаган савытлар сайлана һәм берничә минутка калдырыла.
Сосланың төп өлеше башка савытка салына һәм аңа таратылган (бал балы белән бутап әзерләнгән) чүпрә өстәлә. Савытның капкачы һава үткәрмәслек итеп ябыла (гидрозатвор) һәм бүлмә температурасы җылылыгындагы бинага урнаштырыла.
Төрле чыганаклардан
Олег Төхвәтуллин әзерләде.
* Өч көн вакыт үтүгә әлеге савытта “чүпрә башлыгы” барлыкка килә. Бу савытта әчү процессының уңышлы дәвам итүен һәм калдык матдәләрнең төпкә утыруын күрсәтә. Атна-ун көн чамасы вакыт үткәч, беренчел әчетү процессы туктатыла.
* Аннары бал балын, башка катнашмалардан сөзеп, башка савытка салырга кирәк. Бал балы газсыз (негазированная) булсын өчен, аны гидрозатворлы савытка урнаштырыгыз. Әгәр эчемлек бераз газлы да булсын дип уйласагыз, икенчел әчү процессы барышында савыт капкачын вакыт-вакыт ачып, җыелган газны чыгарып торырга кирәк. Икенчел әчү якынча ике атна дәвам итә. Әчү вакыты никадәр озак дәвам итсә — бал балы да шулкадәр үк “каты” була.
* Соңыннан әзер эчемлек шешәләргә тутырыла. Аңа салынгач, бал балында әчү ахырга кадәр дәвам итә. Шешәләргә тутырылып бер көн үткәннән соң, ике атна аларны салкын урында тоталар. Соңыннан, билгеле, бу эчемлекне суыткычта сакларга киңәш ителә.
Искәрмә! Бал балының, башка спиртлы эчемлекләр кебек үк, кеше организмы өчен зыяны бар. Шуңа күрә чаманы белеп кулланырга һәм медицина таләпләрен төгәл үтәп, “чама”ны истән чыгармаска киңәш ителә.
Автор: Миләүшә Латыйпова
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/N-rs-ul-bal-bali-Ani-nichek-yasiylar-351740/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев