Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Нәрсәгә генә өйрәтмиләр монда..." - форум дәвам итә

Кызларыбыз Чулпан белән Рүзилә Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашалар.

Бүген алар печән базарында, Черек күлдә йөрделәр. 

- Аннан соң мастер класслар карадык. Калфак чигү, кул эшләре, ниләр генә юк. Татар халык ашларына өйрәнү, нәрсәгә өйрәнәсең килә, бары да бар. Гөлназ Сәфәрова матурлык серләренә өйрәтә. Оештыру бик әйбәт. Эссе генә...-  дип хәбәр итте Чулпан Корбанова.

Чулпанның кул эшләре белән таныштырдык инде, теләсә кемне өйрәтерлеге бар. Рүзиләнең дә кулыннан килмәгәне юк. "Өйрәнү артык булмый", - диләр.

- Монда кортлар да саталар. Татарстаннан күчтәнәчкә, истәлеккә алып кайтырга әйберләр җитәрлек,- дип тә өстиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев