Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Өчәүләп Күңгәр клубында нишли болар?

Җай чыкканда авылларны кичке якта әйләнергә яратам. Күңгәр мәдәният йортын да читләтеп китеп булмады.

Мәдәният йортларында эш кайный бу вакытта, халык белән аралашып була.  Ә бу юлы җитәкче бүлмәсеннән ары уза алмадым. Берән-сәрән йөрүчеләрдән тыш  фойеда кеше күренми. 

 Ә менә җитәкче бүлмәсендә өчәүләп ноутбукка кадакланганнар.  Өчесе дә күзләрен бер ноктага төбәгәннәр.  Күңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Райлә Галиева, белән Күңгәр китапханәчесе Лилия Шәриповага аптырамадым. Күшәр китапханәчесе нишли Күңгәрдә, Күшәр мәдәният йорты да бар, югыйсә. Борчымый гына үтеп китеп булмады, Гөлүсә Галимҗанова  "Күңел чыңы" иҗатчысы да,  Райлә Галиева белән дә  даими бергә эшлибез. 

- Кызлар, сер булмаса, шул дәрәҗәдә бирелеп, ноутбукка кереп бетеп, ни эшлисез?-  дим.

ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан мәдәният хезмәткәрләренең, китапханәчеләрнең авыл тарихларын, мәдәният йорты тарихларын өйрәнгәннәрен беләм үзе.

Соңгарак калганмын, инде бу тарихтан театральләштерелгән тамаша да әзерләнә икән.

-  Күңгәр авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Хафиз кызы сценарий язарга кушкач, Лилия белән киңәшләштек тә, Райлә  белән сөйләшергә булдык. Без язарбыз язуын, тик аны мәдәният хезмәткәрләре сәхнәләштерәсе. Бергә-бергә җиңелрәк тә булыр, дип уйладык. Раилә безнең фикерне хуплап алды. Менә бергәләп сценарий язабыз хәзер, - диләр активистлар. Башкача атап та булмый бу өчлекне

Графигы да төзелгән булып чыкты бу "Тарихтан гыйбрәт алып, халыктан гайрәт алып" дип исемләнгән театральләштерелгән тамашаларның, шартнамәсе дә әзер. 

- Безнең чыгыш 30 апрельгә билгеләнгән үзе. Вакыт бар кебек, тик әле эшлисе эше дә җитәрлек, - дип сүзгә кушылды Раилә Галиева да.

Алар  белән очрашканга 3-4 көнләп вакыт үтте. Язармын дип тә уйламаган идем, фотоларын карагач, тагын бер кат сокландым да, сезгә дә җиткерәсе иттем. 

Хөрмәтле укучылар, тарих димәктән, сез дә барлыйсызмы авыл- районыбыз тарихын, бәлки кызыклы вакыйгаларны хәтерлисездер. Языгыз безгә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев