Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Пенсия фондына гариза бирү өчен ике ай вакыт калды

16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә түләү өчен гариза бирү өчен ике айдан да кимрәк вакыт калды

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 16 яшькә кадәр балалары булган һәм коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә түләүгә элек гариза бирмәгән татарстанлылар моны 30 сентябрьгә кадәр эшли ала, дип искәртә.
Искәртеп узабыз, Өч яшькә кадәрге балалар өчен ай саен 5әр мең сум акча түләүләрен Пенсия фонды апрельдән башлап, июнь аеннан башлап 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкара.
Моннан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү алу хокукына ия булдылар. Әлеге түләүнең үзенчәлеге-гариза бирмәү тәртибе - аны бирү, ай саен бирелә торган һәм/яки бер тапкыр бирелә торган түләүгә бирелгән гаризалар нигезендә, автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.
««Коронавируслы» балалар түләүләрен алган һәр гаиләнең 2020 елның 30 сентябренә кадәр дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ яки ПФР клиент хезмәтләре аша гариза бирү мөмкинлеге булуына аерым игътибар итәм», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин..
Тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук алдан кабул итүгә Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең контакт – үзәге номеры буенча 2-79-27-27 алырга мөмкин.
Мөһим! Гаризалар тутыру өчен документлар кирәк булачак:
- гариза бирүче паспорты;
- түләү каралган һәр баланың туу турында таныклык;;
- гариза бирүченең банк счеты реквизитлары (Россия почтасы бүлекчәләрендә түләү алу) закон белән каралмаган)
- баланың опекага алынуын раслаучы документлар (әгәр сез опекун булып торасыз))
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге балаларга түләү һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тиешле аңлатмалар урнаштырылган.

Әтнә районында ПФР клиент хезмәте (бүлек хокукларында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев