Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Һәр мизгелен күз алдымнан кичерәм..."

Иске Җогыптагы бәйрәм байтак күңелләрне кузгатты.

Иске Җогып авылы  1736 нчы елны төзелә башлый.

   Җогыпның иң беренче кешеләре Күңгәрдән, Түбән Шашыдан, Нукраттан күчеп килгәннәр. Ул вакытта Җогыпның чәчүлек җире күп һәм уңдырышлы булган. Шуңа күрә Җогып җиренә кешеләр күчеп утырырга тырышканнар.Җогыпның иң беренче кешеләре: Әйдулла белән Барый, Себитҗан белән Әхмәтгали булганнар. Шулардан инде авыл төзелә башлаган. Җогып авылы элек бик матур җиргә урнашкан булган. Авыл елгасы мул сулы булган һәм тирә-якта кара урман шаулап утырган. (Әле дә яр буйларында, басуда урман “эзләре” саклана. Менә шундый тарихы бай булган авыл халкы очрашты. Бу кичәнең тәэсирен җиткерү өчен кайтучылар фикерләрен белү кирәк. 

- Әле һаман очрашу тәэсире белән йөрим. Һәр мизгелен кабат күз алдымнан кичерәм. Күңелләрдә иң-иң җылы хисләр. Шундый эчтәлекле очрашуны оештырган һәркайсына Аллаһның рәхмәте булсын. Шундый киң күңелле, иманлы, тырыш авылдашларым белән горурланам. Һәркайсыгыз Аллаһның рәхмәтендә һәм бәрәкәтендә  гомер кичерегез, кадерле авылдашларым, - диде Кенәр авылында яшәүче Илсия Мәхмүт кызы Габдрахманова.

Мәрхүм Хәсбиуллин Мәхмүт мулланың кызы ул, күпләрнең яраткан беренче укытучысы.

- Ел саен июль аеның соңгы шимбәсендә очрашуны матур традициягә кертеп җибәрсәк тә без каршы түгел. Үзебез дә булышыр идек. Быелгы очрашуны  оештыруга өлеше кергән һәркемгә рәхмәтебез җитсен, исән-сау булыгыз ,- диючеләр дә бар. 

Ә оештыручылар азрак тәнкыйть күзлегеннән чыгып та фикер йөрттеләр.

- Авылда яшәүчеләр, балалардан кала, аз килделәр. Күпчелек читтән кайткан иде. Тагын бер ягын уйлап бетермәгәнбез - клубта очрашу.  Клуб кечкенә, эссе, һава җитмәде, шунлыктан концертны күп кеше карый да алмады. Әлеге концертны клуб алдында, чәй табыны каршында үткәрәсе булган. Ә калган өлеше күңелдә канәгатьлек хисе калдырды. Мондый очрашулар бик кирәк икән, - диде Фәрит абый Фәйзуллин. 

Фикерләр мондый вакытта күп була. Беренче очрашудан соң бигрәктә. Әмма бу мөһим түгел. Иң мөһиме: алар авыл халкын, читтә яшәүчеләрне җыеп, очраша алдылар.  Икенче очрашуда монысыннан соңгы фикерләр дә искә алыныр. 

Тагын бер уңай ягы:  Иске Җогып авылы халкы бүген WhatsAppта аралаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев