Римма Ибраһимова: Мин үземне идеаль әби дия алмыйм — «Сөембикә»
Татарстанның атказанган һәм халык артисты, Муса Җәлил премиясе лауреаты Римма Ибраһимованың тормыш кагыйдәләре.
(Казан, 14 август, «Татар-информ», «Сөембикә»). Римма Ибраһимова турында матбугатта төрле елларда басылган язмалар буенча тупланган кагыйдәләр.
Җырчы булырга бөтенләй хыялланмадым дип әйтү дөрес түгелдер. Мин бит кечкенәдән җырлыйм. Концертларда, укытучылар концертлар куйганда да, районнардагы смотрларга, фестивальләргә чакыралар иде. Тик әти белән әни җырчы һөнәрен сайлауны бик хуплап бетермәде. Шуңа күрә Казан дәүләт университетының тарих факультетына керергә ниятләдем. Ләкин беренче имтиханнан соң «имтихан бите»н югалттым һәм керә алмыйча калдым.
Без бер төркем артистлар Мәскәүдә укып кайттык. Анда Георгий Виноградовта белем алдык. Дөньяда аны яхшы беләләр. Данлыклы тенорда уку бәхете тиде. Мин аннан соң Рәхилә Мифтаховада да укыдым. Гомерем буе гел аның белән киңәшеп эшләдем. Чын мәгънәсендә зур укытучы иде ул.
Без май аенда чыгып китә идек тә гастрольләрдән август ахырында гына кайтып керә идек. Татарстан буенча да, чит төбәкләрдә дә күп йөрдек. Үзбәкстанда гына да әллә ничә булдык.
Польша, Финляндия, Төркия, Венгрия, Чехословакиядә дә чыгыш ясарга туры килде. Финляндиядәге чыгыш аеруча истә калды. Татар музыкасына, татар мохитенә сусаган милләттәшләр соңыннан елап, шул ук вакытта җырлап-биеп озатып калдылар.
Үземә килеп әйттүчеләр бар: «Римма апа, сезнең башкаруыгызда «Бишек җыры»н куябыз да балага, бик тиз йокыга китә. Бернинди мәшәкате юк, рәхмәт сезгә», — диләр. Аның җыры бик матур. Сүзләре дә йөрәккә ята торган, баланы тынычландыра торган бит.
Үзең укытучы булгач, эстраданың хәзерге хәлен дә, сәнгатьнең ни хәлдә икәнен дә белергә кирәк. Укытканда да балаларга сәхнәдә нәрсә ярый, нәрсә ярамаганын төшендерәсең.
Безнекеләр — Мәскәүдән, Мәскәү чит илдән үрнәк ала. Элек бездә чит ил музыкасы тыела иде бит. Әмма аны барыбер төрле юллар белән, төнлә радио челтәреннән табып тыңлыйлар иде. Аннан дөнья ачылып китте дә, җырчылар да, тамашачылар да нәрсәне сайларга, кулланырга, дип аптырап калды. Аннан халык бик шаккатмый башлый. Хәзер күңел үзебезнекен таләп итә.
Гел халыкчан җырлар гына да җырлап булмый, тамашачы төрлелек сорый.
Мин классик музыкага өйрәтәм, академик музыка укытмыйм. Хәзерге эстрадада җырлый алырлык, вокалның нәрсә икәнен белеп, дөрес итеп җырларга да өйрәнеп чыга торган артистлар әзерлим.
Мин үземне идеаль әби дия алмас идем. Укыткач, эшләгәч, оныкларны карарга бик булыша алмыйм. Мин кодагыйга бик рәхмәтле. Ул яктан Ландышка бик ярдәм итә.
Филармониядә күп еллар эшләгән, сәнгать өлкәсендә зур унышларга ирешкән шәхесләргә багышлап чыршы утырталар, бу бәхет миңа да елмайды!
Без элек халык һәм композиторларның җырларын баянга кушылып җырлый идек. Эстрада җырлары узган гасырның 60-70 нче елларында татар дөньсына яңалык булып килеп керде. Вадим Усманов эстрада, инструменталь башкаруны башка милләтләр алдында оят булмаслык итеп югары дәрәҗәгә күтәрде. Ул бизәгән җырларны Мәскәүдә дә, башка шәһәрләрдә дә оялмыйча башкара алдык без. Хәзерге эстрада җырларының барсын бергә алып карасак, мин үзем Усманов иҗат иткәннәре иң әйбәтләре дип саныйм.
Соңгы вакытта «татар сәнгате бетә инде, җырлаучылар күп, ә җырчылар юк» дигән сүзләр күп йөри. Җырлаучылар күп булгач, һичшиксез, алар арасында җырчылар да була инде ул.
Татар халык көйләрен дә, хәзерге заман музыкасын да алга алып китәрдәй талантлы яшьләр бар. Аларга бу юнәлештә булышу кирәк.
Әгәр яшьләр чын мәгънәсендә классиканы һәм халык җырларын да тыңласыннар, аңласыннар дисәң, балалар бакчасыннан ук өйрәтә башларга, ул көйләрне тыңлатырга кирәк. Укып чыккан яшьләрне дә безнең симфоник оркестрлар белән кызыксындырып, халык уен кораллары оркестрлары белән бергә концертлар оештырырга кирәк. Бу концертларны яздырып радиодан тыңлатырга, телевидениедән күрсәтү дә искиткеч зур файда бирер иде.
Концерт программаларын иләк аша үткәрүне бүген кертер идемме-юкмы? Аның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Тикшереп, карап тору, анысы игътибарга лаек. Әмма яхшы үзешчән композиторларның менә дигән лаеклы җырларын программага керттермәгән очраклар да була иде. Талантлы кешеләр бик күп. Алар бөтенесе дә композиторлар берлегенә дә кереп бетә алмый, керәселәре дә килмидер. Шуңа күрә ниндидер урталык булырга тиеш.
Хәзер профессиональ композиторлар нишләптер җырлар иҗат итүдән туктады. Менә шул ук Резедә Ахиярова да, элек бик күп җырлар иҗат иткән Луиза Батыр-Болгариның һәм башкаларның соңгы вакытта яңа җырларын күргәнем юк. Алар зур симфоник музыкалар иҗат итә башлады. Ансы да да кирәк, әлбәттә.
Мин җырчы буларак профессиональ композиторларның җырларын башкарырга теләр идем.
Хәзер яңгырый торган җырлар арасында да матурлары бар. Кабатлап та йөрисең, башка да кереп кала. Алар урынына икенчесе, өченчесе килә һәм шуңа күрә бер җырга гына һәм бер юнәлешкә генә игътибар да итеп бетереп булмый.
Кайвакыт матур җырлар тыңлап кайтыйм әле дип концертларга барам. Җүләр сүзләрне ишетеп, эшкә ашмаган көйләрне тыңлап, әллә болар халыкны икенче яктан шаккатырасылары, үзләренә шул яктан игътибар җәлеп итәргә телиләр микән, дип тә уйлап куям.
Башкачарак җырлауны мин начар әйбер димәс идем. Һәр җырны үзенчә башкара бит һәркем дә. Ул җырга эчке кичерешләрең дә, тормышың да кушыла. Һәр кешенең үзенең җырлау осталыгы булырга тиеш.
Чит илгә барып ял итеп кайту рәхәтрәк.
Мин кайда гына булсам да ул илнең көйләре язылган дисклар җыеп кайтам. Кытайдан, мәсәлән, уен кораллары көйләре язылганны алып кайттым. Бу илдә миңа бер әйбер бик ошады — кайда гына булма, һәр җирдә үзенең тамырларын югалтмаган уен коралларында башкарылган кытай милли көйләре, фольклор яңгырый. Дөрес алар арасында заманча эшкәртелгәннәре дә юк түгел. Ә бездә нишләптер инструментль милли музыка юк дәрәҗәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев