Әтнә таңы

Россиядә мәктәп формасына илкүләм стандарт кертергә уйлыйлар

Таләпләр тукыма сыйфатына һәм ныклыгына кагылачак.

2020 елда Россиядә мәктәп формасына башлангыч милли Стандартны расларга планлаштыралар, дип белдерде Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Документ та тукыма һәм эчке тукымасына карата таләпләрне — билгеле бер сыйфат, ныклык һәм чыдамлык, шулай ук һава үткәрүчәнлеге билгелиячәк, диелә.

Реклама

Стандарт ярдәмендә "скафандр эффекты"ннан котылырга мөмкин булачак, дип билгеләп үтте министр, Кайчагында хәтта сыйфатлы дип саналган ярым мамык тукымалар да, киемнәрдә тулысынча синтетик кушылма булу нәтиҗәсендә куркыныч тудыра

Росстандартта мәктәп формасы нормалары гадәти балалар киеменә караганда катгыйрак булырга тиеш, дип ассызыкладылар.

Чыганак: http://chistopol-rt.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: