Әтнә таңы

Шагыйрә Гөлара Шәрипова Комыргуҗага барган

Замана балалары шигырь дә укый икән әле.

Кичә Арча районында яшәүче танылган шагыйрә Гөлара Шәрипова районыбызның Комыргуҗа мәктәбе укучылары белән очрашты. Һәм ул балалар белән очрашудан бик тирән тәэсирләр белән кайткан.

- "Бер күрешү бер гомер" дип исемләнгән бу очрашуда  югары сыйныф укучылары катнашты. Укучылар шигырьләремне, җырларымны өйрәнгәннәр. Бик кызыклы сораулар әзерләгәннәр. Искиткеч очрашу булды ул. Минем белән очрашуны оештырган татар теле укытучысы Клара Кәбир кызына хөрмәтем чиксез. Гомумән, балалар, укучылар белән аралашу шулкадәр рәхәт булды. Шигырьләр укыдык, - ди Гөлара Шәрипова.

Реклама

Ул безнекеләрне мактап сөйләгәндә, укучылар белән , әлеге очрашуны оештырган  ана теле һәм  әдәбияты укытучысы Клара Шәмсетдинова   белән горурланып утырдым. 

Фотоларны Гөлара Шәрипова җибәрде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: