Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Таеп егылуың хәзер

Хәзерге кыш элеккесеннән нык аерыла.

Көннең җылылыгына, суыклыгына кагылып тормастан, гади генә проблема – җирнең боз белән каплануын искә алыйк. Моның минуслары әйтеп бетергесез. Аеруча ишегалдындагысы шаккатыра. Иртән берни булмый, кичен эштән кайтышыңа “каток” каршы ала. Моннан ничек котылырга? Бәлки кем дә булса беләдер? Фикерегез белән уртаклашыгыз әле.

Мин үзем баштарак көл сибеп карадым. Тик ул аякка ияреп верандага керә – бик ямьсез күренеш.

Көздән туплаган комны сибә башладым. Суыкта ком белән бергә таеп егылгач һәм ул комның да верандага керүен күргәч, аннан да баш тарттым.

Әлегә вак таш вариантын кулланам. Артык тайдырмый үзе. Өстәвенә. Көн әле җылытып, әле суытып торганда да юкка чыкмый. Кыскасы, зыянын күрмәдем. Бәлки нәкъ вак таш идеаль варианттыр. Сез ничек уйлыйсыз?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев