Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

“Талантлы яшьләр” фестивале – Әтнәдә

Елның-елында районыбызның талантлы яшьләрен бүләкләп узу матур бер традициягә әйләнгән иде.

Иде, димен. Чөнки таҗ­ви­русы нәтиҗәсендә күп кенә чараларны кичектерергә туры килде. Шунысы шатландыра, яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсендә район данын яклап, төрле чараларда чыгыш ясаган, алдынгы урыннарны яулаган яшьләребезне, шөкер быел да бүләкли алдык. 30га якын талантлы яшьләребезне районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов үзе бүләкләп узды. Һәркайсының кулын кысып, Мактау кәгазе белән бергә конверт та тапшырды. Габделәхәт Гыйлемханович тантанада яшьләребезне котлап, аларга изге теләкләрен җиткерде:
– Аллаһка шөкер, кайсы өлкәдә генә булмасын – мәгариф, мәдәният, спорт, сәнгатьтә, районыбыз яшь­лә­ренең уңышлары куанырлык. Быел БДИ нәтиҗәләре буенча да районыбыз укучыларының баллары республиканыкыннан югарырак, – диде.
“Туган ягым” паркында узган “Талантлы яшьләр” фестивалендә танылган шәхес Салават Фәтхетдинов, ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова да катнашты.
Сагындырылган, мондый чаралар. “Туган ягым” паркына җыелган халыкны күргәч тә, шулай дип әйтергә буладыр. Көне дә аяз булды. Килгән халык талантлы балалар, яшьләр чыгышларын да карадылар, Салават Фәтхетдинов та үзенең халык яратып тыңлый торган җырын башкарып үтте.
Ә талантлы яшьләребезнең исемлеге белән atnya-rt.ru сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев