Тагын бер китап дөнья күрде
Авыл белән бәйле тагын бер китап дөнья күрде
Бай тарихлы буларак танылган безнең Олы Мәңгәр авылы кемнәргә генә яшәү көче бирмәгән дә, кемнәргә олы тормыш юлына очарга канат куймаган.
Ә иң беренче чиратта, үзенең укымышлы, гаҗәеп затлы, зыялы шәхесләре белән данлыклы ул. Моның шулай икәненә кулыма “Олы Мәңгәр авылы шәҗәрәсе” китабын алгач тагын бер кат инандым. Уйлап карагыз, моннан бик күп еллар элек, борынгы бабаларыбыз авылыбызда яшәгән һәр нәселне кулъязмага язып, аны буыннан-буынга тапшырганнар. Кулъязманың соңгы тапкыр, 1913 елда алынган күчермәсе 1971 елда якташыбыз, танылган тарихчы – галим Марсель Әхмәтҗанов кулына килеп керә. Ике нөсхәдә булган күчермә гарәп телендә язылган була. Кызганыч, кулъязманың төп нөсхәсенең язмышы бүгенге көндә билгесез, ул 1930 елларда югалган дип санала. Марсель абыйда сакланган шәҗәрәне авылыбызның Һади мәзин дип аталган кешесе күчереп алган.
Марсель Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, республикада бары тик ике авылда гына шул заман кешеләре тарафыннан язылган мондый шаҗәрәләр сакланып калган, һәм моның берсе Олы Мәңгәр булуы безнең өчен зур горурлык. Галим авылыбызга багышлап язган “Олы Мәңгәр авылы тарихы” китабында, башка хезмәтләрендә дә әлеге шаҗәрәдән алынган мәгълүматларны киң куллана. Тарихи мирас фәнни институт киштәләрендә ятып, ул еллар узу белән юкка да чыккан булыр иде дә, бәлки. Әмма, аны башкачарак язмыш көтә.
Заманында мәктәбебезнең “Сугышчан Дан музее” җитәкчесе, җирлек ветераннар советы рәисе Хәлимә Закированың тынгысызлыгы иң беренче сәбапче моңа. Музей эшләре буенча Марсель абый белән бик күп еллардан бирле тыгыз элемтәдә яши алар. Данлыклы архитектор Исмәгыйль Гайнетдиновның туганы генерал Йосыф Гайнетдинов турында материал туплаганда, әлеге шаҗәрәдән дә файдаланырга туры килә. Әнә шул вакыттан авылыбыз шаҗәрәсе Хәлимә апага тынгылык бирми. Авыл җирлегенең ул чактагы рәисе Вазыйх Хисматуллин белән киңәшләшеп, Марсель ага янына барып фикерләшергә булалар. Әнә шулай без – Хәлимә Закирова, Вазыйх Хисмәтуллин, авылыбыз тарихчысы Илсур Шакиров һәм мин, Казанга, тел, әдәбият һәм сәнгать институтына юл тоттык. Бу тарихи мирас, билгеле, фән өчен зур һәмияткә ия. Аны кулыбызга тотып карап, һәр битен фотога төшереп алган идек ул чакта. Фото бер нәрсә, ә менә шаҗәрәне китап итеп чыгару ул чакта бер хыял гына кебек тоелды. Беренчедән, фотоларны карап, китапны татар теленә тәрҗемә итү кирәк. Бу эшкә Марсель ага алынырга мөмкин иде, әмма аның сәламәтлеге начараеп китте. Шул чакта ярдәмгә Иске Мәңгәр авылы кызы, Казан медицина университетының рус һәм татар телләре кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Фидаева килә. Ул тәрҗемә эшенә язма һәм музыкаль мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ләйлә Гарипованы тәкъдим итә. Ләйлә – Күңгәр авылы кызы, якташыбыз. Аның тырышлыгы белән китап озакка сузмый гына татарчага тәрҗемә ителә. Шаҗәрәнең китап буларак алдагы язмышын шулай ук Иске Мәңгәрдән Резеда Вафина үз өстенә ала. Лаеклы ялга чыкканчы “Мәгариф” нәшриятында, соңрак Татар энциклопедиясе институтында редактор булып эшләгән авылдашыбыз Резеда апа өчен бу эш бик таныш. Китапны Юлия Черепанова версткалый. Һәм менә ниһаять, авылыбызның илле нәселен үз эченә алган туксан битле тарихи китап безнең кулларда.
Инде анда урнаштырылган шәҗәрәләргә килгәндә, Резеда апа аны мәчетләрдә эшләүчеләр тарафыннан язылган һәм аңа һәр нәсел үзеннән өстәмәләр керткән дип саный. Нәселләр авылның Югары очыннан башлап языла башлаган һәм аңа 1913 елга балигъ булучылар гына кертелгән. “Төп кыенлыгы – фамилияләр күрсәтелмәгән, еллары билгесез. Табышмаклар күп, билгеле, – ди Резеда апа. – Кызганыч, бу китап белән без бер 50 елга соңга калдык. Шунысы да бар, кеше исемнәре авылда бер төрле йөртелә, ә мулла кушкан исемнәре бөтенләй икенче. Гомумән, китап белән эшләве бик кызыклы булды. Бүгенге көндә китапның Марсель абыйда булган күчермәсенең дә язмышы билгесез. Шуңа да әлеге китап киләчәк буыннар өчен бик зур әһәмияткә ия, бик бай мирас булып тора”. Резеда апаның энесе Фәрит Вафин исә бу китапны чыгаруда матди ярдәм күрсәткән. Төп чыгышлары белән Олы Мәңгәрдән булып, авыл язмышына беркайчан да битараф калмыйча, һәрвакыт ярдәмгә килүләре белән дә зур хөрмәт казанган Вафиннар бу юлы да читтә калмады.
“Авылыбызның бай тарихи мирасын халкыбыз белән уртаклашу теләге бик көчле иде, – ди китапны чыгаруда башлап йөрүче Хәлимә Закирова. – Аллага шөкер, теләгебез изге булды һәм без аңа ирештек. Аны чыгаруда ярдәме, булышлыгы тигән һәркемгә ихлас рәхмәтләр. Резеда Вафина, Ләйлә Гарипова, Лилия Фидаева, минем тәкъдимне күтәреп алган Вазыйх Хисматуллин, хыялны тормышка ашыруда терәк булган китапханәче Гөлшат Гарифҗанова, Илсур Шакиров, бүгенге көндә шаҗәрәдә күрсәтелгән нәселләрне ачыклау эше белән шөгыльләнүче авылыбызның аксакалы Наил Гарифҗанов – һәркайсына рәхмәт. Бүген китап белән кызыксынучылар байтак – шалтыраталар, язалар. Китап әлегә 100 нөсхәдә басылды, әмма киләчәктә ул анда кергән һәр нәселнең өстәл китабына әйләнер дип өметләнәм. Аны тәкъдир итү кичәсен дә күрергә язсын”.
Ә мин авылымда шундый кешеләр яшәве белән чын күңелдән горурлык хисләре кичерәм. Борынгылар әманәтенә әнә шундый хөрмәт белән караган мондый асыл затлар булганда аның исеме тарих чоңгылында югалмый сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев