Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Тәмле кавынны ничек сайларга?

Кавынны кисеп карап алмау хәерле, чөнки аның составында шикәр күп, анда бактерияләр тиз үрчи.

Роспотребнадзор кавын сатып алучылар өчен киңәшләр бирде. Сыйфатлы кавын бөтен була, анда таплар, ярыклар һәм бәрелгән урыннар күренми. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Кавын өлгергәнме икәнен аңлар өчен суккалап карарга кирәк. Тавыш тонык булса, кавын өлгергән, тавышы шалтырап чыкса, кавын әле өлгереп бетмәгән дигән сүз. Койрыгы коры булса да кавын өлгергән була.

«Яхшы кавын гандбол тубы кебек, бераз пружиналап торырга тиеш. Әгәр ул каты карбыз кебек булса, әле өлгереп җитмәгән дигән сүз. Әгәр кабыгына баскач, бармак эзе калса, кавын артык өлгергән яки бик озак сакланган була», — ди белгечләр.

Өлгергән һәм сыйфатлы колхозчы сорты кавынының кабыгы шома була, торпедо кавыны, киресенчә, кытыршы һәм буразналы. Өлгермәгән җимешнең кабыгы бераз ялтырап тора.

Кавынны автомобиль юлы буенда сатып алмау хәерле. Аның зарарлы матдәләрне үзенә сеңдергән булуы ихтимал.

Кавынны август азагы, сентябрь башында алып ашау хәерле. Соң өлгерә торган җимешләр файдалырак. Аларны элпә астында үстермиләр, агулар һәм химикатларны, минераль ашламаларны да азрак кулланалар.

Шикәр авыруы, ашказаны җәрәхәте ялкынсынган кешеләргә, авырлы һәм бала имезүче хатыннарга кавын ашамый тору хәерле, дип киңәш итә Роспотребнадзор.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-08-2020/t-mle-kavynny-nichek-saylarga-5761944

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев