Этнэ таны

Әтнә мәдәният хезмәткәрләре кайтты

Кайдан дисезме? Инвалидлар ункөнлеге кысасында Хәйрия концертлары куеп йөрде алар.

Елдагы матур гадәтләренә тугры калып Дербышкадагы психоневрология үзәгенә  һәм Яшел Үзәндәге "Идел" инвалидларны социаль реабилитацияләү республика үзәгенә бардылар.

Реклама

- Чыгышларыбызны бик яратып карадылар, рәхмәтләр әйттеләр. Алар безне гел көтеп ала. Күчтәнәчләр дә алып бардык. Биредәге атмосфераны, аралашу җылылыгын әйтеп аңлатып та булмый. Үзебезгә дә рәхәт булды. Башта Дербышкада куйдык концертны, аннан соң Яшел Үзәнгә киттек. Аруыбызны да тоймадык диярлек, күңелдә үзгә бер рәхәтлек калды, - дип хәбәр итте мәдәният бүлегенең әйдәп баручы белгече Әлфинә Мөхәммәтҗанова.

Фотоларны мәдәният хезмәткәрләреннән алдык.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: