Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

“Ул безнең җәннәт кошыбыз”

Ихлас гадилекләре белән үзләренә тартып торган кешеләр бар. Туган да түгел, бик якын дус дип тә әйтеп булмый. Әмма ул кешедән килгән җан җылысы, эчкерсезлек, гадилек ерак араларны да якынайтып куя.

Сания белән дә әнә шулай булды. Ул гади татар хатыны. Авылда, күп балалы гаиләдә туып үскән. Тырыш, булган хатын икәнлеге йөзенә чыккан аның. Бүгенге көндә Кукмара районының Адай авылында тормыш иптәше Мулланур белән матур гына гомер кичерәләр. Олы кызлары Илүзә, югары уку йортын тәмамлап, Казанда эшли. Кечкенәләре – Гөлгенә үзләре белән яши. Әнә шул сүзләрне язып куйдым да, уйга чумдым. Мондый сүзләр татар авылында тырыш хезмәте белән гомер кичергән йөзәрләгән, меңәрләгән гаи­ләләргә туры киләдер. Шулай булуга карамастан, Зиятдиновлар гаиләсе икенче. Үз шатлык-сөенечләре, үз борчу-кайгылары, үз дөньялары аларның. Саниянең инстаграммда куйган язмаларыннан башланды безнең танышу. Югары уку йортларында белем алмаса да, бик бай телле ул. Үзенчәлекле фикер йөртә. Аның белән күп­медер аралаша башлагач, мин аның бик киң күңелле булуына да игътибар иттем. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үзләренә җибәрелгән сынауны да алар Мулланур белән икесе тиеш дип, сынмый, сыгылмый кабул иткәннәр. Андый сынауны күпләр күтәрә дә алмый. Эш шунда, аларның кече кызлары Гөлгенә – “Кояш баласы”, моннан 21 ел элек ул Даун синдромы белән дөньяга килгән. ”Гөлгенәбез – Аллаһ безгә сайлап кына биргән җәннәт кошыбыз. Ул йомшак күңелле, ярдәмчел, чиста-пөхтә, чын күңелдән ярата белүче, ягымлы, тәмле җимешебез. Нинди генә эшкә тотынсам да “помочь?” диеп килеп җитә ул. Көче җиткәнчә булыша, сүземне тыңлый. Бер вакытта да каршы әйтми. Ә бит сау-сәламәт балалар арасында да үз сүзен сүз итәм дип, аяк тибеп елап, ата-анасын җиңүчеләр күп. Гөлгенәбез кунакларны бик ярата. Яраткан киносы “Великолепный век”. Яраткан кул эше – махсус резинкалардан төрледән төрле матур беләзекләр үрә. Һәм аларны үзенә хуш килгән кешеләргә ге­нә бүләк итә. Яраткан бәй­рәм­нәре – Яңа ел һәм туган көн. Апасын бик ярата, сагына, календарьдан аның кайтасы көнен санап кына тора. Ул үзенең әти-әнисе итеп безне сайлаган икән, димәк, бу юкка түгел. Исән-сау гына була күрсен, авыртмасын. Аңа бер вакытта  да авырлыклар тидермәм, начар сүзләр әйттермәм, минем йөрәк җимешем ул...”  Саниянең кызы белән таныштырып куйган бу посты йөрәгемнең әллә кайсы урыннарын чеметеп куйды. Ана буларак әлеге сүзләрне язу өчен нинди көчле ихтыярлы һәм олы йөрәкле булу кирәк. Ул бала шушы яшькә җиткәнче ниләр генә кичермәгән дә, нинди уйлар гына уздырмаган алар башларыннан. Көтеп алынган төпчек бала бит әле. Олысы кыз булгач, бәлки аны малай булыр дип тә көткәннәрдер әле. “Бер дару капмадым, шул кадәр җиңел күтәрдем мин аны”, – дип язган иде миңа Сания. Кечкенә генә, кап-кара чәчле кызчыкны кулына алганда, аның диагнозы турында белми әле ул. Табиб-педиатрның сәер сорауларына да игътибар итмәскә тырыша. Белгәннән соң, баштарак үзеннән гаеп эзли. “Ни өчен? Нигә миңа? Нинди гөнаһларым өчен?” – дип, күз яше түккән төннәре бик күп була хатынның. Ә иң йөрәген яралаганы – баланы табибларга күрсәтергә баргач, арадан берсе: “Бу сиңа гомерлек йөк (обуза) инде”, – дип әйтеп куя. Имеш, бала йөри алмаячак, утыра алмаячак, гел карап торырга кирәк булачак. Сания ул чакны искә алып, әле дә күз яшьсез сөйли алмый. “Минем балам параличлы түгел, дүрт ягы да бөтен, нигә шулай дип әйтте икән. Ничек әйтә алды икән – ул бит хатын-кыз, иң беренче чиратта үзе әни кеше, җитмәсә, табиб иде. Мин аңа сорау бирмәдем, бер сүз эндәшмәдем. Ичмасам, дәшми калсын иде”, – ди ул үзәге өзелеп. Билгеле, Гөлгенәләре һәрчак игътибар үзәгендә була, тиктормас вакытлары да күп булгандыр. Әмма гаиләләрендә аны бик яраталар, иркәләп, наз­лап үстерәләр. Ул үзе дә бик уңган кыз, күп эшләрне үзе белә, аралашырга бик ярата. Бик ачык күңелле. Телефоннан әнисе белән сөйләшкәндә дә сәламен әйтеп куя, “Авыртма!” дип кисәтергә дә онытмый. Дуслары, якыннары кунакка килгән вакытта, Гөлгенәнең бер күчтәнәчсез җибәрмәвен дә мактап сөйлиләр. Тигезлек белән яшәсеннәр, – дип телисе килә бу гаиләгә. Бәхетләре гел мул булып, киләчәк көннәре шатлык белән узсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев