Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Вакантлы эш урыннары кече ярминкәсенә уналты кеше килгән

«Әтнә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узачагы хакында хәбәр иткән идек.

Үткәрү нәтиҗәләренә килсәк ярминкәгә 16 эшсез һәм мәшгуль булмаган граждан килгән, шуларның 11е хатын-кыз һәм 5се ир-ат килгән.

Ярминкә барышында үзәк белгечләре эшсез һәм мәшгуль булмаган гражданнарның хезмәт һәм мәшгульлеге мәсьәләләре буенча консультация үткәрделәр, хезмәт базарындагы вәзгыять белән таныштырдылар.
Ярминкәгә 3 предприятие һәм оешма катнашты, аларда вакансияләр бар иде: ҖЧҖ «Мирас+», ҖЧҖ «Дусым», ҖЧҖ «Шахтер».
Бу оешмаларга 13 вакансия тәкъдим ителде: икмәк пешерүче, производство һәм хезмәт биналарын җыештыручы, йөк ташу буенча экспедитор, территорияне җыештыручы, кондитер, экспедитор, технолог, склад мөдире, РФ Сәүдә вәкиле, пешекче, Баш ветеринария табибы, агроном, төрле эшче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев