Әтнә таңы

"Юк, ачуланмадык. Без тагын килер идек..."

Әтнә сәнгать мәктәбе, аның коллективы, укучылары белән горурланмаган кеше юк дип беләм.

Беләләр безне. Әтнәне беләләр. Авыл хуҗалыгы продукциясе белән бер  макталса, театр, балалар сәнгате белән бөтен дөньяга таныла. Сәнгать мәктәбенең "Ал чәчәк", "Конфетки" төркемнәре халыкара бәйгеләрдә җиңү яулый. Театрга гашыйк балалар үскәнен "Бәхет кошы" бөтен республикага күрсәтте.

    Сәнгать мәктәбенең төп байлыгы -  аның укучылары гына түгел, укытучылары да. Алар үз эшләренең осталары. Әле нинди осталары, менә бу хакта әлеге  мәктәпнең  рәсем сәнгатенә йөрүче балалары булган әти-әниләр күбрәк белә.  Менә ниләр сөйләде алар:

- Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгатенә йөрүче 1-2 сыйныф балаларын Гөлназ Ильяс кызы Шиһапова укыта. Балалар бу дәресләргә бик яратып йөриләр. Юкка түгел икәнен без, әти-әниләр дә белдек. Гөлназ Ильяс кызы безгә ачык дәрес уздырып, мастер-класс күрсәтте. Без бу ачык дәрескә бардык та, искитмәле дөньяга чумдык. Шундый итеп мөмкинлек тудырганнар. Әти-әниләр өстәл артында утыра, балалар басып  безгә ярдәм итә. Дәрескә килүчеләр арасында күбрәк әниләр, бер әти дә бар иде. Өстәл өстендә бөтен кирәкле әйберләр әзер, "гофрированная бумага", таякчыклар, пистолет клейлар куелган. Без бары кайчы гына алып килдек. Һәм без бик матур роза чәчәге эшләдек.  Беренче сыйныф - аерым өстәл артында, икенче сыйныф аерым өстәл артында утырды. Гөлназ Ильясовна ничек эшләргә икәнлекне җайлы итеп кенә күрсәтеп,  аңлатып барды, без эшләп бардык. Авыррак эшләүчеләргә кабат аңлатты, балалар ярдәмгә килде. Без бу чарадан бик канәгать калдык. Безгә бик ошады. 

- Вакытыгызны алып чакырганым өчен бик ачуланмадыгызмы? - дип тә сорады әле Гөлназ Ильяс кызы.

Реклама

- Юк. Ачуланмадык. Без тагын килер идек әле,- дип җавап кайтардык. Бер әти-әни дә каршы килмәде бу җавапка. Чынлап та бик матур чара булды бу. 

Сәнгать  мәктәбенең стенасында эленеп торган кулдан, гади кәгазьдән ясалган чәчәкле картиналарга да мөкиббән китеп карадык. Боларын югарырак сыйныф укучылары ясаган. Юк кына кәгазьдән  шулкадәр матурлык тудырганнар. 

Исебез китте бу укытучыга, кычкырып та сөйләшми ул. Шулкадәр рәхәт укытучы. Балаларның аны ник яратканнарын инде үзебез дә аңладык.

Менә шундый җылы хәбәр. Һәм бу  - бик күп әти-әни фикере. Шулкадәр шатланып яздым бу юлларны. Хәзерге заманның якты кешеләре болар. Шулай яшик.

     Фотоларын сәнгать мәктәбеннән алдык. "Балаларның фотоларын бирергә әти-әниләрнең килешүе бар. Тагын бер кат рөхсәт сорадык.",- диде сәнгать мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллина.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: