Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Бабам белән горурланам

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз. Бу хәбәр барлык гаиләне дә тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 79 ел вакыт үтсә дә, аның хәтирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган.

Минем әтиемнең бабасы, Шәрәфетдинов Хәйретдин Шәрәфетдин улы, 1907 елның апрелендә, Бәрәзә авылында туган. 1941 елда сугыш башлангач, аны Арчага ракетчикка укырга җибәрәләр. Ул 1941 нче елның көзеннән, Җиңү көненә кадәр ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Воронеждан Берлинга кадәр барып җиткән. Бабай сөйләп калдырган: безне ракеталар белән фронтның алгы сызыгына чыгаралар иде дә, без һөҗум ясап күп тапкыр залп белән ата идек. Шуннан безне тиз генә артка чигендерәләр иде. Алга танкларны, пехотаны чыгаралар иде. Без шуның белән генә исән калдык, - дигән. Батырлыклары өчен Сталин исеменнән бик күп мактау хатлары, Батырлык өчен ике медаль һәм Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугышның төрле авырлыкларын җиңеп, сугыш тәмамланганнан соң бары 1945 нче елның көзендә генә өйнә кайту бәхете насыйп була Хәйретдин бабайга. Өйдә 4 бала белән тормыш иптәше Рәбига әби каршы ала аны. Сугыштан язган хатларында да бабай, сыерны бетермә, балаларны сакла, утын беткәч лапасны сүтеп ягыгыз, дип яза торган була.

Җиңү! Бу илне саклаган солдатлар һәм аларның дошманны җиңеп кайтуын көткән аналар, апалар, сеңелләр,ул һәм кызлар өчен зур бәхет.

 Хәйретдин бабай 1987 нче елда йөрәк авыруыннан вафат була.Без аның батырлыгын, тиңдәшсез хезмәтен онытмыйбыз.

Еллар үткән саен сугыш ветераннарның саны кими бара. Без алар алдында түләп бетермәслек бурычлы. Киләчәктә күкләребез гел дә аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде!

Бәрәзә төп мәктәбенең 1 нче сыйныф

укучысы Сәхибуллин Камил Айрат улы.

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев