Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Фронтта алган яралары озак яшәргә бирмәде

Ул безнең горурлыгыбыз.

Кемгәдер әти, кемгәдер бабай һәм дәү әти булган Гәрәев Хаҗи Гәрәй улы Хәсән күле буенда – японнарга, аннары – ак финнарга, немец илбасарларына каршы сугышып, өлкән лейтенант дәрәҗәсе алып, исән-имин туган якларына - Әтнә районының Дусым авылына әйләнеп кайта. Аны Мәскәүдәге Фрунзе Хәрби академиясенә укырга чакырсалар да, ул китми, авылда төпләнеп кала. Дусымның иң чибәр кызы Өммегөлсемгә өйләнеп, 6 бала үстерәләр. Бабаебыз бик тырыш, эшчән кеше иде, әмма фронтта алган яралары аңа озак яшәргә ирек бирмәде. Ул 56 яшендә үк вафат була. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын дигән теләктә кала аның балалары һәм оныклары исеменнән Лилия Гәрәева.

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев