Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Мин бабам белән горурланам

Закирҗанов Ахунҗан Закирҗан улы (1924 - 2002)

Минем бабам Ахунҗан Закирҗанов. Ул 1924 елның 16 гыйнварында  Арча районында Дусым авылында туган. 7 сыйныфны тәмамлагач, авылда тракторчы булып эшләгән. Аңа 18 яшь булганда, 1942 сентябрендә ант кабул итә һәм фронтка элемтәче булып китә. 1944 елда Керчь шәһәрен азат иткәч, снаряд  тиеп яралана. Аны кыш көне булып, калын киенүе коткарган. Госпитальдә ул 8 ай яткан. Аннан соң ул артиллерист була. Ул җиңүне Венгриядә каршы ала. Җиңүдән соң аларны өйгә җибәрмиләр, алар Венгрия шәһәрен фашистлардан азат итәләр.
Бабам, бик күп күкрәк медальләре һәм орденлары алып  үз ватанына кайта. Озак вакыт бөтенләй йөрмәгән, өйләнгән. Колхозда эшкә урнаша. Әби белән бергә алар җиде бала тәрбияләде. Бабам 2002 елның 23 июлендә вафат булды. Мин аның белән бик горурланам.

Оныгы Рәзилә, Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев