Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Мостафин Гыйлемхан Мостафа улы

Әтнә районы Бахтияр авылында, 1926 елның 1 гыйнварында, крестьян гаиләсендә 8нче бала булып дөньяга килә.

Бөек Ватан сугышы башлангач бер гаиләдән 5 ир- егет сугышка алыналар. 17 яшендә, 1943 елның 8 сентябреннән Гыйлемхан бабам фронтка китә. Башта Суслангер лагерында була. Ул елларны бабам күз яшьләрсез искә ала алмый. Аннан 286нчы номерлы Стрелковый полкта рядовой булып хезмәт итә. Снарядка эләгеп бик каты яралана. Бик озак Госпитальдә дәвалана. Сәламәтлеге булмау сәбәпле 1945 елның 3 февралендә туган якларына кайта. Кызганычка каршы, бабайның 4 бертуган абыйсы сугышта хәбәрсез югалган. Калган гомерен бабай, тәнендәге 7 осколка кисәге белән яши. 
Гыйлемхан бабама сугыш кырларыннан әйләнеп кайту насыйп була. Сугыштан кайткач бабай колхозда ат караучы булып эшли. Өйләнеп, тормыш иптәше, тыл ветераны- Мәдинә Шәмсетдин кызы белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы бабама җиңүнең 42нче язын каршы алырга язмаган, сугышта алынган яралар үзенекен итә Гыйлемхан бабай 1987 елның 8 мартында, авырып, вафат була. Бабамның җиңү көненә, батырлыклары өчен бирелгән орден медальләре әледә саклана. Мин Гыйлемхан бабам белән бик горурланам.

Рәмзилә Абдуллина

#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев