Нәселебез горурлыгы ул
Хәкимов Нурислам Габдрахман улы.
Нурислам бабаем 1908 нче елның 25 нче октябрендә Бахтыяр авылында туган.
1941 нче елның 16 августында авылдан сугышка чыгып китә. Чыпчык станциясеннән поездга утырып Казанга китә. Казанда аларны киендерәләр һәм фронтка озаталар. "Поездда туктый-туктый Ленинград юнәлешенә бардык, чөнки немецлар бомбага тоталар иде. Шәһәргә килеп җитә алмадык, юлны бомбага тоттылар. Аннан соң Керчь юнәлешенә киттек. Анда бара торган җирне немецлар камап алган була. Камалыштан чыгып, Волхов юнәлешенә киттек. 150 км юл үтеп, Боровичи шәһәренә җиттек. Анда безне мунча кертеп, бер атна ял иттерделәр. Шуннан Волхов фронтына җибәрделәр. Алгы сызыкка 20 кеше кердек. Калган 300 кеше резервта калды. Волхов фронтында 3 км оборона тотып ятканда, безне камап алдылар. Аннан фәкать 3 солдат чыга алдык. Шуннан безне яңадан чолгап алдылар. Ноябрьнең 22 сендә без пленга эләктек",- дип сөйли Нурислам бабай.
Сугыш бетеп, 6 ай хезмәт иткәч, бабай авылына кайтып егыла... Сугыштан соң ул тегермәнче, тимерче, балта остасы була. Почет билгесе ордены кавалеры, бик күп медальләр белән бүләкләнә. Мин белгәндә бабай тимерче булып эшли иде әле.
Бабаем 1987 нче елның 15 нче апрелендә бакыйлыкка күчте.
Гөлара Хәбибуллина
#МойГеройМояСемья
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев