Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Нәселебезнең горурлыгы ул

Гайнуллин Шәрипҗан Гайнулла улы.

Гайнулла бабай белән Нәсимә әби дүрт баласын сугышка озаткан. Алар арасыннан безнең бабаебыз гына сугыштан исән-имин йөреп кайткан. Сугыштан кайткач туган җиренә тугры булып Каенсар авылында төпләнеп кала. 1948 елда гаилә кора. Әбиебез Майшәрәп белән 5 балага - 3 ул һәм 2 кызга гомер бирәләр. Бабаебыз лаеклы ялга чыкканчы алдынгы тракторчы булып эшли.1989 елда дөнья куя. Олы улы да үзе кебек авылда төпләнеп калып тракторчы булып хезмәт иткән. Бабай безнең күңелләрдә җор телле, акыллы, батыр йөрәкле булып кереп калды.

Оныгы Зөбәйдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев