Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Шәрәфиев Габделнур Кәримулла улы

“Күз алдында никадәр танкист һәлак булды, никадәр танк юкка чыкты, минем, гомерем бетмәгәнгәдер, чәч бөртегем дә көймәде”

Әниемнең әтисе – бабаем Шәрәфиев Габделнур Кәримулла улы 1925 нче елның  21 июнендә Арча районы Иске Кишет авылында туа. Яңа Кишет мәктәбендә 7 нче сыйныфны тәмамлый. 18 яше тулгач, 1943 нче елда сугышка китә. Танкистлар училищесында укыганнан соң, сугышның ахырына кадәр танкист була. Берлинга ул танкта керә. Бабаем сугыш хатирәләрен искә төшергәндә, “күз алдында никадәр танкист һәлак булды, никадәр танк юкка чыкты, минем, гомерем бетмәгәнгәдер, чәч бөртегем дә көймәде”,– дип искә ала торган иде. Сугыш беткәннән соң да биш ел Польшада хезмәт итә әле ул.  

Сугыштан кайткач, төрле эш урыннарында эшли. Кибеттә сатучы, фермада зоотехник, тегермәнче, авыл халкына газ балоннары өләшүче булып эшли. Балта остасы буларак та таныла. 1992 нче елның мартында вафат була.

Бүгенге көндә бабаемның төп нигезендә Габделхак абый гаиләсе яшәп ята. Инде әбиебез дә  бакыйлыкка күчте.

Әтнә районы Дусым авылыннан оныгы Хәбибуллина Гөляра       

#МойГеройМояСемья

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев