Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Сезнең каһарманлыгыгыз аша бөек Җиңү яуланды

Минем бабам Габдрахманов Габделхәй Габдрахман улы 1909 елның 14нче октябрендә Дусым авылында туган.

Минем бабам Габдрахманов Габделхәй Габдрахман улы 1909 елның 14нче октябрендә Дусым авылында туган. Бик кечкенәдән ятим калган. 
1939 нчы елда әбием Фәйзрахман кызы Һәдия белән гаилә кора. 1940 нчы елда беренче балалары Абрар дөньяга килә. Әле баласы тәпи дә йөри башламый, Габлелхәйне армиягә алалар. Мари республикасы Суслонгер урманнарында сугышка әзерлиләр аларны. Бик күп кыенлыклар күрәләр анда. 
1942 нче елда Сталинград сугышына җибәрәләр. 1943 нче елның салкын кышында бик каты яралана, дошман пулясы күкрәген үтәли тишеп чыга. Санитарлар табып алганда аягы өшегән була инде. Башта Йошкар-Олада аягының үкчәсен кисәләр, аннары Казанда госпитальдә дәвалана. Сугыштан инвалид булып кайтса да колхозда эшли, хуҗалыктан сөт җыеп Әтнәгә сөт заводына тапшыра. Сугыштан соң бабам колхоз кортчылыгында умартачы да булып эшләгән, үзенә иптәш кирәк булганлыктан әбиемне дә өйрәткән. Нарат бүрәнәләрдән өй сала, өй череп бетә. Булмый инде бу диеп, авылда беренчеләрдән булып, кирпечтән өй сала. Тик үзенә бу өйнең рәхәтен күреп яшәргә насыйп булмый шул, 1966 нчы елның 28нче гыйнварында 56 яшендә 7 баласын калдырып дөньядан китеп бара. 
Мин бабам белән горурланам!

#МойГеройМояСемья

Фәрдия Галимҗанова, Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев