Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Күп орден-медальләр иясе

Фазылҗанов Йосыфҗан Фазылҗан улы 1923 елның 17 августында Дусым авылында дөньяга килә.

#МойГеройМояСемья

7 сыйныф белем ала. Сугышчан юлын 1942 елның августында хәрби ант кабул итеп, 79нчы гвардия полкында солдат булып башлый. 1942 елның декабрендә яраланып, госпитальдә дәвалана һәм яңадан сугышка керә. 1944 елның гыйнварында аягы бик нык яралана, дәваланганнан соң туган авылына әйләнеп кайта.

Сугыштагы батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә ул. Авылыбызның тыл ветераны Сабирә Фәйзрахман кызына өйләнеп, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Комбайнчы-механик һөнәрен үзләштереп, алдынгы комбайнчы дәрәҗәсенә ирешә. Хәтта Мәскәүгә, Халыкара күргәзмәгә бару насыйп була аңа.

Кызганычка каршы, сугышта алган яралары үзенекен итә, ул 68 яшендә, 1991 елда вафат була.

Мин аның белән бик горурланам.

Борханова Алинә Рәмис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев