Хәлил бәете
Күәм авылыннан махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Хәкимҗанов Хәлилгә багышлана.
Ни хәлләр дип башлыйм эле,
Сезнең хәлләрне сорап.
Бер дә башыма килмәде,
Калам дип сездән ерак.
һич көтмәдек беребездә,
Бу афәт башланыр дип.
Әнием, туганнарымны
Уйламый ташлармын дип...
Кем уйлаган өйдән китеп,
Кулга корал алам дип.
Җан тартмаган бу кырларда,
Шулай ятып калам дип.
Әни, энем, туганнарым!
Сез истә булдыгыз гел. Кайтып кочагыма алып
Күрәм дип уйладым бер.
Беләм, сез дә көткәнсездер,
Кайтыр дип, улыгызны.
Көзләр үтеп, кышлар килер,
Кар басар юлыгызны.
Әни син дә монсуланма,
Китте дә - калдырды дип,
Китәсем килеп, китмәдем
Уйладым, кайтырмын дип.
Үпкәләмәгез сез мина,
Тынламадың, киттең, дип,
Безне сагышларга салып,
Башың харап иттең, дип.
Кайта алмасам, зинһар,
Ташламассыз кызымны,
Бергә тора алмасак та.
Бик юксындым аларны.
Искә алмагыз сез мине,
Башсыз, усал булды, дип,
Минемдә йөрәк таш тугел,
Шулай бастым, таш тибеп.
Алып кайтырлар гәүдәмне
Зур табутларга салып,
Еламагыз, сыкранмагыз,
Яшәрсез дога кылып.
Әни, икәү сөйлэшеп тә,
Бетмәде сүзләребез,
Исән-сау күрешербез дип,
Яшьләнде күзләребез.
Әни, мине озата бардың,
Чиләбе якларына.
Нинди уйлар уйлап кайттың,
Икән, дим, юлларында.
Кыю булдың, безнең өчен,
Янгандыр йөрәкләрең,
Без генә уйламаган шул,
Һаман да кирәкләрен.
Сау булыгыз, якыннарым,
Онытмагыз сез мине.
Күбәләк булып кайтырмын,
Башкача булмый инде.
Рәмлә Латыйпова, Түбән Бәрәскә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев