Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

«Демография» илкүләм проекты буенча Татарстанда тагын 19 гериатрия кабинеты ачыла

Ел азагына кадәр өлкән яшьтәге 3,7 мең кешегә гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.

 

 

архив/Владимир Васильев

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Гериатрия кабинетлары Казан, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида пәйда булачак.

Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә һәм Чирмешән район хастаханәләрендәге яңа гериатрия кабинетларында да медицина ярдәме алачак.

Ел азагына Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты эшли торган булачак. Барлыгы 3,7 мең өлкән кешегә гариатрия ярдәме күрсәтергә планлаштырыла.

 

Бүгенге көндә республиканың 26 муниципаль берәмлегендә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме оештырылган. 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. Быел табиб-гериатрлар өлкәннәрне 1 мең 235 тапкыр кабул иткән, ә 1 мең 530 кеше стационарда гериатрия ярдәме алган.

Хәзерге вакытта 12 райондагы 13 медицина оешмасында геронтология өлкәсе өчен 170 урын булдырылган, аларның 143 урыны 2019 елда ачылган. Быел авыруларны дәвалау вакыты уртача 18 көнгә кадәр озайтылган. Табиблар «картлык астениясе» симптомы булган, начар ишеткән һәм күргән, хәтере чуала башлаган кешеләрне ачыклап, аларга медицина ярдәме тәкъдим итә.

Гериатрия белгече булган табибларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр. Соңгы дүрт елда биредә 94 белгеч укып чыккан. Моннан тыш, 70 шәфкать туташы да әлеге өлкәдә квалификациясен күтәргән.

Үткән ел сәламәтлек саклау учреждениеләре гериатрия кабинетларын җиһазлауга 1 миллион 252 мең сумнан артык акча тоткан. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге тәкъдиме белән хәйриячеләр дә бу максатларга 2 миллион 371 мең сумнан артык акча биргән.

Видео: https://youtu.be/9CGD80zzztE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев