Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Диспансеризация – кирәк әйберме соң ул?

Моннан бериничә ел элек диспансеризация турында сүз алып барсак, әлеге тикшеренүләргә җиңелчә, бармак аша карар идек.

Нәрсәгә кирәк соң ул? Эштән китеп, көне буе больницада йөрергәме? Кыскасы, больницага бармас өчен кырык төрле сәбәп табабыз. Эштән җибәрмиләр, вакыт юк әле… Шул сәбәпләрне күздә тотып, хөкүмәт тикшеренү үтәр өчен, эштән азат итү мөмкинлеге дә булдырды. Чыннан да, сәламәт чакта саулык турында кайгырту дөнья мәшәкатьләре белән икенче урында кала килә. Ә тирә-як мохитнең үзгәрә баруы барыбыздан да сәламәтлегебез турында вакытында кайгыртуны сорый. Соңгы елларда район халкы диспансеризация узуга җитдирәк карый башлаганнар. Быелгы диспансеризация барышы, үткән елгы нәтиҗәләр турында баш табиб Эльдар Яруллин белән сөйләштек.       
– Эльдар Шәүкәтович, узган елгы диспансеризациядә ничә кеше каралды?   
– Диспансеризация үтүгә һәркемнең җитди каравы сорала. Һәр авыруны башлангыч чорында ачыклап дәвалау күпкә җиңел һәм авыруның тизрәк терелүе гарантияләнә. Шулай ук күптән табибка күренгәнем юк, дип борчылып торырга да кирәкми. Узган ел да  авыртуны иртә чорда ачыклауга, шул исәптән өлкән яшьтәге халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру дәвам итте, барысы 2499 кеше тикшерү узды.
– Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре ничек?
– Диспансерлаштыру барышында 2581 авырту ачыкланды, шулар арасында 610ы беренче тапкыр. Алар арасында кан әйләнеше системасы (47,2%), сулыш органнары (12,46%), сидек юллары системасы (1,15%), ашкайнату органнары (1,8%), эндокрин системасы авырулары һәм туклану бозылу (36,72%), күз авырулары (0,66%) лидерлык позицияләрен били. Яңа барлыкка килүгә 33 шикләнү очрагы теркәлде, шулардан 6сы – яман шеш чире (2019 елда ачыкланган барлык очракларның 13,64%).
– Алты кешедә яман шеш чире табылды дидегез. Күпләрне куркуга салган чиргә иркенрәк тукталыйк әле.
– Чыннан да, диспансеризация вакытында 6 кешедә яман шеш чире ачыкланды. 5сендә шуларның башлангыч чоры. Әлеге кешеләр диспансеризация үтмәсәләр, вакытында күренми, соңрак, мәсәлән 3 яки 5 елга соңга калып килгән булсалар, кызганычка каршы, берни дә эшләп булмас иде. Шунысын да әйтергә кирәк, чирнең башлангыч чорында 90 процентын дәваларга мөмкин. Иң мөһиме вакытында күренү. Адәм баласында “Миндә яман шеш авыруын тапсалар”, дигән курку хисе дә бар. Онкологиядән куркырга кирәкми, никадәр тизрәк чирне ачыкласаң, шул кадәр яхшырак. Диспансеризация вакытында да хатын-кызлар өчен маммография узу, ирләрдән мәни бизендәге чирләрне ачыклау өчен ПСА  анализларын алу да, яман шеш авыруын башлангыч чорда ук ачыклау өчен эшләнә.
– 610 кешедә авырту беренчел тапкыр ачыкланды, дидегез. Алар үзләре дә авыртулары хакында белмәгәннәр, димәк.
– Шулай булып чыга инде. Мәсәлән, кайберәүләрдә кан басымы авыруы булу ачыкланды. Нәрсә инде ул кан басымы, дибез. Тик бу йөрәккә зур йөкләнеш, беренчедән инфаркт, икенчедән инсульт. Сәламәтлегебезгә җиңел генә карарга ярамый. Газета укучылар шуны аңласыннар иде. Диспансеризация тамга куяр өчен генә эшләнми. Аның өчен бик күп акчалар бирелә. Максаты – вакытсыз үлемнең төп сәбәпләре булган хроник йогышсыз авыруларны иртәрәк чорда ачык­лауны күз уңына куя. Әйтеп узганымча, иң элек болар йөрәк-кан тамырлары, онкологик авырулар, шикәр диабеты.
– Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Искәртеп шуны да әйтәсе килә, бәлки газета укучыларыбызда сораулар бардыр. Ул очракта 2-11-34 телефон номерына шалтыратырга яки почтабызга язып салырга мөмкин. Ә без, үз чиратыбызда, сорауларыгызга җавап­ларны җиткерергә тырышырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев