Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

“Халык теләге – минем теләк”

Һәр нәрсәгә бәйле үз фикере, төпле уе булган җитәкче өчен халык сүзе, халык теләге иң беренче урында

Күлле Киме  авыл җирлегенә Ары, Яңа Бәрәскә, Бактачы һәм Киме үзе керә. Җирлектә 361 хуҗалык булып, шуларда 648 кеше яши.
Җирлекне алты ел инде Хәмит Гәрәев җитәкли. Бер уйлаганда күп  тә түгел кебек, әмма җаны-тәне белән эшенә бирелгән җитәкче өчен  хәйран җитди вакыт аралыгы бу. Җирлеккә керүче авыллар үзәктән читтә, җитмәсә һәркайсының үзенә  генә хас проблемалары бар. Бактачы белән Яңа Бәрәскә өчен бу иң беренче чиратта юл мәсьәләсе. Ә һәр нәрсәгә бәйле үз фикере, төпле уе булган җитәкче өчен халык сүзе, халык теләге – иң беренче урында.
 – Авыл эчендәге юллар эшләнеп бетте. Бактачыда алма бакчасы белән ике арадагы юл салынып бетте, – ди Хәмит Гәрәев. – Җирлекнең төп байлыгы – халык үзе. Аллага шөкер, бик тырыш халык яши бездә. Һәм билгеле инде, зур, масштаблы эшләрне башкарганда безнең төп корал – үзара салым акчасы. Бу авыл җирлекләре өчен зур ярдәм, халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда олы этәргеч булып тора.
Төп эшләрдән – Күлле Киме белән Ары авылларында балалар мәйданчыклары, хоккей мәйданчыгы булдыруны санарга була. Күлле Киме авылы эчендә су юлларына реконст­рукция эшләнгән. Һәр урамда үзәкләштерелгән ут баганалары  куелу да җитәкченең алга карап эшләү нәтиҗәсе. Элек авыл җирлегендә 31  ноктада яктылык чыганагы булса, бүген ул 220гә җиткерелгән. Һәр киловатын исәпкә алып барырлык итеп эшләгәннәр. Кичке унбердән иртәнге дүртенче яртыга кадәр яктылык сибә алар. Нәтиҗә – күз алдында авыл урамнары кичке якта да яп-якты.  Исәннәр белән генә түгел, үлгәннәрнең хакын хак­лау да адәм затының төп бурычы. Шуны күздә тотып, Киме, Яңа Бәрәскәдә зират коймаларын яңартуга ирешкәннәр.Әйтүемчә, болар барысы халык ярдәменнән башка мөмкин түгел. Җирлекнең кеше яши торган барлык урамнарына да таш җәелгән. Шул ук вакытта Күлле Кименең асфальт юлларына да ремонт ясаганнар.
– Эшләнгән эш күз алдында, алдагы көнгә эшлисе тагын да күбрәк, – дип дәвам итә җитәкче. – Быел су белән тәэмин итүне җайга салып бетерергә уйлыйбыз. Ары авылында “Чиста су” программасы буенча сигез километр су юллары уздырылды, һәр йортка су керде. Бу дәүләткә 14 милион сумнан артык бәягә төште. Күлле Кименең су юлларын ремонтлауны да күз уңында тотабыз. Бу үзара салым акчасына башкарылачак. Кимедә ике сантиметр калынлыктагы тимердән 18 метр озынлыкта, 23 куб.м-лы су башнясы эшләп куйдык. Киләсе елга әлеге башняны системага ялгап, авылны өзлексез су белән тәэмин итүне максат итеп куйдык.
Авыл башындагы балалар мәйданчыгы янында урнашкан су башнясына чыннан да, күпләр игътибар иткәндер. Ракета формасындагы башня үзенә күрә символик әһәмияткә дә ия. Аның башында Татарстан әләме җилферди, диварында “ТАССР төзелүгә – 100ел”, “ Бөек Җиңүгә – 75 ел” дигән билгеләр дә бар.
Белешмә
Авыл җир­легендә бер башлангыч һәм бер төп мәктәп, бер балалар бакчасы, ике мәдәният йорты, ике фельдшер-акушерлык пункты эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев