Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Куркуларым бушка булган

“Картлык – шатлык тугел” – дигән әйтем барлык өлкәннәргә дә кагыла. Олыгайган саен организм туза бара.

Авыру әле бер, әле икенче җирдән баш калкытырга гына тора. Өйдә үзлегеннән дәвалану, кешедән ишетеп, белмичә, теге яки бу даруларны куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Яңа елдан соң, “Демография” милли проекты кысаларында Әтнә үзәк шифаханәсенә барырга диделәр. Олы яшьтәге әби-бабайларны “Изгелек” социаль яклау бүлеге машинасы капка төбенә үк килеп алып китте.

Авыру аяклар белән шифаханә баскычларын­нан, бер кабинеттан икен­чесенә, ничек йөрермен икән, дип куркуларым бушка булган икән. Безнең сәламәтлекне бер кабинетта гына бик җентекләп тикшерделәр. Миңа “аритмия” дигән диагноз куйдылар, шифаханәдә ятып дәваланырга киңәш бирделәр. Сәламәтлек һәркемгә кадерле. Мин дә, табиблар киңәшен тотып, дәваланырга булдым һәм моңа бер дә үкенмим.
Табибның авыруга карата булган ягымлы мөнәсәбәте үзе үк ярты дәва, диләр. Бу сүзләр мине дәвалап терелткән табиб Хәкимҗанов Ринат, шәфкать туташлары Галиева Гөлшат, Галиева Зөлфия, Галәветдинова Тәслимә, Галиәхмәтова Розага карата әйтелгәндер, мөгаен. Алар мине дәвалау өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмадылар. Палаталарны, коридорларны һәрвакыт чиста тоткан техник хезмәткәрләргә, тәмле ризыклары белән безне куандырып торган пешекчеләргә дә олы ихтирамыбызны җиткерәсем килә.

8нче палатада дәваланган әбиләр исеменнән Илсияр Шакирова, Олы Мәңгәр авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев