Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Район юллары ел да яңара

Күшәр – Чишмәле Сап юлының 1 километрдан артык җире асфальт җәелеп, яңартылачак.

Бүгенге көндә биредә «Татавтодор»ның Арча филиалы Әтнә участогы юлчылары хезмәт куя. Без барганда юл кырыйларын тигезләү эшләре белән мәшгуль иде егетләр. “Әлегә юл кырыйларын таш җәер өчен әзерлибез, – ди оешмада мастер булып эшләүче Илнар Мөхетдинов. Юлның үзенә асфальт алынганнан соң,  кырыйларына таш җәеләчәк”.
– Юллар план нигезендә яңартыла. Биредә асфальт район оешкан елларда салынган иде. Аңа да байтак еллар узды бит инде, – ди Яңа Шашы авыл җирлеге рәисе Марат Сабирҗанов. – Узган ел Чишмәле Саптан Яңа Шашыга баручы юлның бер өлеше ремонтланды. Быел әнә шул юлдан Әтнәгә таба ремонт эшләре дәвам ителә. Шулай ук Яңа Шашыда күпер яңартыла. Авыл башындагы борылышны бераз үзгәртеп ремонтлауны да күздә тотабыз. Болары үзара салым акчасына башкарылыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев