Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Рәмиснең планнары зурдан

“Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм эшмәкәрлеккә ярдәм” милли проектының “Крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү” исемле тармак программасы буенча грант алучылар исемлеге билгеле булды.

Араларында Ары авы­лында яшәүче Рәмис Хәмидуллин да бар. “50 баш үгез асрарга уйлыйм – 6-8 айлык ит токымлы үгезләр тәрбиялим. Аларны 1 ел үстерәм”, – ди үзе. 10 елга арендага дип җирле күмәк хуҗалыктан 1 торак алган, әйтүенчә, уты бар, суын үзе казытырга ниятли. Моның өчен мөмкинлекләре җитәрлек – арбасы белән “Беларус” тракторы, “Пресс”, “Ворошилка”, 25 гектар тирәсе җире дә бар. Афәрин, үзендә 2 эш уры­ны да булдырган.
Шунысы кызык, әнисе Сә­лимә Хәмидуллина – 30 ел стажлы терлекче, за­манында сарык та, үгез дә тәрбияләгән. Рәмис тә әни­сенә ияреп әнә шул фер­мага еш йөри торган булган. Тиздән авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты исемен алачак җәмәгате Гөлия нык ярдәм итә аңа. “Ә иң зур ярдәм – 5 яшь­лек улыбыз Раяздан”, – дип көлешәләр. Шулай да фермерлык белән шө­гыль­ләнүгә егәрлекне үзебезнең Әтнә техникумында укыган вакытта ук алган бугай ул, укыган елларын куанып искә ала.
Ә бүгенге эшенә килсәк, киләчәктә аны ки­­ңәйтергә исәпли. “Дәү­ләт яр­дәме тагын да булса, бәл­ки, ат та тәрбия­ләп карармын”, – ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев