Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
милли проект

Рөстәм Миңнеханов: «Безнең ишегалды» программасы тулысынча үтәләчәк", дип белдерде

Агымдагы елда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 1084 ишегалды төзекләндереләчәк, бу максатларга 8 млрд сум бүлеп бирелгән.

«Безнең ишегалды» республика программасы тулысынча үтәләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.

«Бу зур проект, бик зур эш башкарылды, план-схемалар эшләнде. Бу юнәлештә эшләргә кирәк. Бу юлны узарбыз», — диде ул.

«Гражданнарга проект буенча бирелгән вәгъдәләр үтәләчәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Программа кысаларында юлларны, тротуарларны ремонтлау, урамнарны яктырту, эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, каты коммуналь калдыклар өчен мәйданчыклар ясау, балалар мәйданчыгына җиһазлар урнаштыру һәм өлешчә яшелләндерү эшләрен башкару планлаштырыла.

2020 елда республикада «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасы гамәлгә куелды. 6775 ишегалдын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Биш елга исәпләнгән программаны гамәлгә ашыруга 50 млрд сум каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев